Елена Чаушеску (7 гыйнвар 1916FONDC.C. AL P.C.R. –CABINETUL 2 –ELENA CEAUŞESCU "Elena Ceauşescu s-a născut în satul Petreşti, judeţul Dâmboviţa, la data de 7 ianuarie 1916" — 25 декабрь, 1989) — Румын коммунистлар партиясенең генераль секретаре һәм президенты Чаушескуның хатыны. Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры, Румын коммунистлар фиркасе Үзәк Комитеты һәм РКП Политбюросы составына керә, Румын Фәннәр академиясеннән һәм илнең зур химия ICECHIM компаниясе башлыгы була.

1989 елның 22 декабрендә күтәрелеш барышында төшөрөлгән ире белән бергә башкаладан качып китәләр. Элек вертолетта, аннан автомобилдә качалар. Тырговиште шәһәренә кадәр барып җитәләр, әммә шул ук көнне икесе дә армия тарафыннан тотылаЛабиринт. Почему поторопились расстрелять Николая Чаушеску. журнал «Планета» (декабрь 2006). Дата обращения: 24 марта 2013.. Оештырылган гадәттән тыш революцион трибунал аларны дәүләткә каршы җинәяттә, үз халкының геноцидында, чит ил банкларында яшәрен исәп ачуда һәм «милли иктисадны җимерүдә» гаеплиHouchang Esfandiar Chehabi, Juan José Linz, Sultanistic Regimes, p 242, Johns Hopkins University Press, 1998Daniel Chirot, Modern Tyrants: the power and prevalence of evil in our age, p 258, Princeton University Press, 1996.

1989 елның 25 декабрендә ни бары берничә сәгать эчендә трибунал карары буенча икесе дә хәрбиләр тарафыннан атып үтерелә, ә бының алдыннан бөтен мөлкәтләре конфискацияләнәИмущество семьи диктатора Чаушеску продают на аукционе. «The Good Life» (30 января 2012). Дата обращения: 24 марта 2013..

Биографиясе

Иртә еллары Елена Петреску Румынияда Петрешти коммунасының Дымбовица берәмлегендә крестьян гаиләсендә туган. Әтисе аның сабанчы булган. Язулар күрсәтүенчә, ул башлангыч мәктәптән кул эшләре буенча гына яхшы бәя белән китә (авыл мәктәбендә укый алмый)Последний вампир Трансильвании- СМИ //Коммерсантъ 20.12.2004 Башлангыч мәктәптән соң агасы белән Бухарестка китә, анда лаборант булып эшли. Шуннан соң туку фабрикасында эш таба.

Фирка эшмәкәрлеге башы 1937 елда Румын коммунистлары партиясенә керә.

1939 елда Елена, шул чакта коммунист -подпольщик, Дофтан төрмәсеннән чыккан булачак ире белән танышаCătălin Gruia, «Viata lui Nicolae Ceausescu», in National Geographic Romania, November 2007, стр. 43. Чаушескуның кызга күзе төшә. Икенче дөнья сугышы төгәлләнгәннән соң алар өйләнешәNikolae Ceausescu, Chronology. ceausescu.org(2005).Дата обращения: 23 марта 2013.Архивировано 4апреля 2013года.. Күп еллар дәвамында Николаеның сәяси тормышында, Елена Петреску, шул елларда белемсез эшче-тукучы көчәя барган роль уйныйNikolae Ceausescu, Chronology. ceausescu.or(2005).Дата обращения: 23 марта 2013.Архивировано 4 апреля 2013года., һәм соңыннан Николае Чаушескуның сәяси карарларында бик ерак ук кеше булмый. Яшь сагында Елена химия заводында эшләргә өлгерә. Шуның белән бәйле аны соңыннан илнең иң эре химия лабораториясе җитәкчесе итеп куялар (Химия эзләнү милли институты). Соңыннан, галим дәрәҗәләренә ия булган «Карпат гение» хатыны «фән кояшы» дип игълан ителә һәм Румын Фәннәр академиясе башына тора.Последний вампир Трансильвании- СМИ //Коммерсантъ 20.12.2004

Сәяси күтәрелеше Сәясәттә дә Елена Чаушеску икенче ролләрдә калмый. Ул еш кына ирен чит илләргә рәсми визитларда озатып йөри. 1971 елның июнендә, КХР га дәүләт визиты вакытында Мао Цзэдунның хатыны Цзян Цинның илдә чын власын исәпкә ала. Күрәсең, Елена моннан илһам ала, һәм шуннан алып Румынияда аның сәяси күтәрелеше башлана. 1971 елның июлендә ул социаль-икътисади күзаллау буенча Үзәк комиссия әгъзасы итеп сайлана, 1972 елның июлендә КП Үзәк комитетының хокуклы әгъзасы булып китә. 1973 елның июнь аенда, Эмиль Боднар күрсәтүе аркасында, фирка башкарма комитетына сайлана. 1974 елның ноябрь аенда РКП-ның XI съездында сәяси башкарма комитетның әгъзасы була, 1977 елның гыйнварында югары фирка органы әгъзасы, Сәяси башкарма комитетның Даими бюросы әгъзасы. 1980 елның мартында аны премьер-министрның беренче урынбасары итеп куяларВ Румынии эксгумированы останки Николае Чаушеску и его жены Елены. :: Новости :: InterRight (21 июля 2010). Дата обращения: 23 марта 2013.Архивировано 4 апреля 2013 годаEnhanced Personality Cult for Elena Ceausescu 1986-1-8.

Шәхес культы Елена Чаушеску да ирендә булган «көчле» шәхес культының объекты була. Николае Еленаны шул кадәр зурлый, хәтта аны «милләт әнисе» дип йөртә башлыйлар. Һәм барысына караганда, аның тәккәберлеге һәм хөрмәткә теләге иренекенә караганда да көчлерәк була. Иренә карата кебек беррәттән, румын телевидениесына телеэкраннан аның сүрәте буенча да катгый фәрман бирелә. Мәсәлән, «гомуми йорт кыяфәте» (яшь сагында бик чибәр булса да), шулай ук зур танавы аркасында бер кайчан да профильдә күрсәтелергә тиеш булмыйSebetsyen, Victor Revolution 1989: The Fall of the Soviet Empire — New York City: Pantheon Books (инг.)баш., 2009. — ISBN 0-375-42532-2.. Елена Чаушеску ачыктан-ачык үзе өчен «иптәш» дип аталу зур хөрмәт дип әйтә, ләкин АКШ-тагы румын эмиграциясе вәкилләре аны мыскыллап еш кына «мадам Чаушеску» (күзләре өчен) дип атаган.

Төшүе һәм үлеме Рәсми версия буенча, ихтилал чорында, 1989 елның 22 декабрендә Чаушескулар, ярдәмчеләре һәм сакчылар белән бергә, башкаланан кача. Митингыга җыелган халыктан качып, элек вертолетта очалар. Соңыннан бергәләп автомобилдә дәвам итәләр. Шул ук көнне Тырговиште шәһәрендә кулга алыналарИсторические аналогии: крах Чаушеску (недоступная ссылка). Belpolitics.org (10 июня 2011). Дата обращения: 22 января 2013.Архивировано 19 июля 2014 года.. Шунда ук, ике көн үткәч, хәрби базада гадәттән тыш трибунал оештырыла, ул бөтен мөлкәтен конфискацияләү белән ирле-хатынлы Чаушескуларны атуга хөкем итәАнтиправительственные выступления в социалистической Румынии. Румынская революция 1989 года. Конфликтолог (2006). Дата обращения: 23 марта 2013..

1989 елның 25 декабрендә Раштуа вакытында языла, ә аннары румын телевидениесы буенча трибунал утырышы күрсәтеләУниверсальный дополнительный практический толковый словарь — И. Мостицкий, 2005—2012. Шуннан соң, хөкем карарына ярашлы, Тырговиште шәһәренең хәрби часте территориясендә Чаушескуны (14:50)Расстрел у стены солдатской уборной. Почему Михаил Горбачев дал согласие на казнь Николае Чаушеску?. «Аргументы Недели» (№ 6 (247) от 17 февраля 2011).Дата обращения: 23 марта 2013.Архивировано 4 апреля 2013 года. өч десант салдаты атып үтерәОстанні дні Чаушеску. Так закінчуються диктатури. Українська правда (25 декабря 2010).Дата обращения: 23 марта 2013. Архивировано 4 апреля 2013 года.. Шуннан соң аларны алып китәләр һәм «Стяуа» стадионында яткан килеш калдыралар. Ә аннары аларны Генч хәрби зиратында күчереп җирлиләр. Кичекмәстән ашыгыч күрсәтмә процесс һәм үле Чаушескулар видеога төшереп алына һәм тиздән күп көнбатыш илләрендә кадрларда күрсәтелә"Ghosts of Christmas past still haunt Romanians". Daniel Simpson (1 декабря 2001). Дата обращения: 28 марта 2013. Архивировано 4 апреля 2013 года.DECRET-LEGE nr.6 din 7 ianuarie 1990 pentru abolirea pedepsei cu moartea. Stern.de (20th Oktober 2005).Дата обращения: 28 марта 2013.

Чаушескулар 1990 елның 7 гыйнварында үлем язасын гамәлдән чыгарганга кадәр Румынияда соңгы җәзаланучылар булаDECRET-LEGE nr.6 din 7 ianuarie 1990 pentru abolirea pedepsei cu moartea. Cdep.r (7 января 1990). Дата обращения: 28 марта 2013. Архивировано 4 апреля 2013 года..

Гаиләсе Аларның өч баласы (Нику, Зоя һәм Валентин) 1989 елда декабрь вакийгалардан соң кулга алына. Нику Чаушеску геноцидта гаепләнә, ә Зоя һәм Валентин — милли иктисадны җимерүдә. 1990 еллар башында алар сак астыннан азат ителә. 2006 елның октябрендә, Чаушеску власы таркалганнан соң 17 ел диярлек үткәч, Румын суды аның балаларына революциядан соң тартып алынган милекне кайтарырга карар чыгара.

Наградалары

«Социализмның җиңүе» орденын тапшыру белән Румын Социалистик Республикасының Герое (1981)

Басмалары

Research work on synthesis and characterization of macromolecular compounds, Editura Academiei Republicii Socialiste România, 1974 Stereospecific Polymerization of Isoprene, 1982 Nouvelles Recherches Dans Le Domaine Des Composes Macromoleculaire, 1984 Достижения в химии и технологии полимер, 1988

Күмәк мәдәнияттә Аны кайчакта CO2 химик элементын дөрес әйтмәвенә сылтанып «Codoi» кушаматы белән атыйлар . Аны күпләр, шул исәптән рәсми кешеләр, мыскыллап бу исем белән күрсәтмә хөкем вакытында атайTrecutul de langa noi, Lumea. nr. 10 Jela, Doina. Ceausescu, obsesia nemarturisita a romanilor Transcript of the Trial of December 25, 1989Chapter 96 — Life under Communism: Hell on Earth .. Юморның үзенчәлеге шунда, ул чыннан румын сүзе булып тора. Ул «зур койрык» дигәнне аңлата.

Искәрмәләр

Әдәбият

John Sweeney. The Life and Evil Times of Nicolae Ceauşescu. 1991 Edward Behr. Kiss The Hand You Cannot Bite, 1991. ISBN 0-679-40128-8

Сылтамалар

Ceausescu web resource Елена Чаушеску. Красота и сила воли Ҡалып:Ref-rus Төркем:Бухарест университетын тәмамлаучылар Төркем:7 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:25 декабрь көнне вафатлар Төркем:1989 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Румыниядә вафатлар Төркем:Шәхесләр:Румыния