Исхакова Альбина Хаҗи кызы (; 25 гыйнвар 1938 ел) — җәмәгать эшлеклесе, бөтендөнья башкортлары корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медале кавалеры.

Биографиясе Альбина Хаҗи кызы Исхакова 1938 елның 25 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил районында Аскар авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Күпмедер вакыт балалар йортында тәрбияләнгән, Уфа каласындагы 1-нче мәктәпне тәмамлаган. Спорт белән актив шөгыльләнә, спорт гимнастикасы буенча Россия һәм Башкортстан чемпионы була.

Альбина Хаҗи кызы җәмәгать эшенә лаеклы ялга чыккач актив кушылып китә. Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оешмасы эшендә катнаша, Уфадагы «Ак тирмә» милли-мәдәни үзәгендә «Әбиләр мәктәбе» җитәкчесе була.

Тормыш иптәше Исхаков Фәнис Гайнетдин улы белән Камилә һәм Арыслан исемле балаларны тәрбиягә алып үстерәләр, моның өчен алар 2008 елда «Иң яхшы алыштыручы гаилә» дигән исемгә лаек була һәм махсус премия белән бүләкләнәВ Уфе определили победителей конкурса «Лучшая замещающая семья столицы Башкортостана-2008».

72 яшендә бию башкарып республика «Байык» телевизион конкурсы лауреаты була, 2010-2011 елларда Бөтенрәсәй үзешчән сәнгать фестивале призеры була .

«Тамыр» телестудиясенең «Тамыр өләсәе" дигән абруйлы исем белән бүләкләнгән.

79 яшендә хәләле Фәнис Гайнетдин улы белән ГТО нормаларын үтәп, алтын значоклар яулый.

2017 елда «Урал» галереясында үзе җитештергән кул эшләреннән шәхси күргәзмә үткәрә.

Башкортстан Мәдәният министрлыгының Альбина Хаҗи кызын башкорт халкының мәдәниятен һәм холык-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керкәнен билгеләп, Мактау грамотасы белән бүләкләгән.

Видеоязмалар Исхакова Альбина

Шулай ук карагыз

Исхаков Фәнис Гайнетдин улы

Сылтамалар

Презентация выставки декоративно-прикладного искусства Альбины Исхаковой «Я люблю... Яратам» Юная "бабушка «Тамыр»

Төркем:Әбҗәлил районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1938 елда туганнар Төркем:25 гыйнвар көнне туганнар