Дилма Вана РусефПрактик транскрипцияға ярашлы, исеменең дөрөҫ варианты булып Дилма Вана Росеф, әммә шуны иҫәпкә алыр кәрәк: сит ил исемдәре һәм атамалары йыш ҡына сығанаҡ теле ҡағиҙәләре буйынса бирелә (ҡар. ), фактик бразилия әйтеүенә Джиума Хусеф варианты яҡыныраҡ (ҡар. ). (РоуссеффБыл транслитерацион вариант йыш ҡына киң мәғлүмәт сараларында осрай, фамилияны яҙыуҙың башҡа ла варианттары бар — Руссефф, Руссеф һәм Русефф .) (, МФА [ˈdʒiwmɐ ʁuˈsɛf]; 14 декабрь 1947, Белу-Оризонти) — сәясәтче, 2011 елның 1 гыйнварыннан алып Бразилия Федератив Республикасы президенты, сул Эшчеләр фиркасе әгъзасе.
Биографиясе
Дилма болгар эмигранты Петр Русев () гаиләсендә туа. Аның атасы, Болгар коммунистлар партиясенең актив әгъзасы буларак сәяси эзәрлекләүләрдән 1929 елда Болгариядан эмиграцияга качырга мәҗбүр була, бераз вакыт Франциядә яши — биредә фамилиясен Rousseff дип яза башлый. Аннары Аргентинага күченә һәм берничә ел үткәч Бразилияга күчә, монда Дилма Жана Коимбра Силва белән никахлаша. Аларның өч баласы була: Игорь, Дилма Вана һәм Жана Лусиа.
1964 елда хәрби алмашыну барышында президент Жуан Гуаларт хакимияттән куылганнан соң Дилма сәясәт белән актив кызыксына башлый. 1967 елда Бразилия социалистик фиркасенең яшьләр оешмасы, ә аннары аның радикаль фиркәсе — «Милли коткару командасы» составына керә. Бу фирка илдәге хәрби диктатурага каршы кораллы көрәш идеяләрен яклап чыга. Берничә еллап Дилма яшерен кораллы оешмалар составында була, әммә туры хәрби хәрәкәттә катнашмый.
1970 елда Русеф кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Биредә аны тукмаганнар һәм электрошок белән җәзага тарттырганнар.
1972 елның азагында Дилма Русеф зинданнан зәгыйфь һәм авыру булып чыга. Аякка басканнан соң ул яңадан Бразилиянең көньягындагы Риу-Гранде-ду-Сул штатында укуын дәвам итә. Монда аның икенче ире — яшерен революцион җитәкчеләрнең берсе Карлос Араужо төрмәдә утыра һәм 1973 елда иреккә чыга, аларның 1976 елда кызлары туа. 1977 елда Дилма Русеф икътисад һөнәре буенча бакалавр дипломы белән Риу-Гранди-ду-Сул федераль университетын тәмамлый.
1980 нче елларда кандидатлык эшен яза башлый, әммә аны язып бетерми. Бу вакытта Дилма Русеф яңадан «сул» оешмалар белән мөнәсәбәтен кайтара, һәм Демократик эшчеләр фиркасенең киңәшчесе булып китә.
1980 нче еллар азагында Порту-Алегри шәһәре хакимиятендә эшли. 1990 елларда дәүләт карамагында булмаган Икътисад һәм статистика фондын () җитәкли һәм Риу-Гранди-ду-Сул штатыннан Энергетика министрлыгында эшли.
Озак еллар дәвамында Демократик эшчеләр партиясендә әгъза булганнан соң Дилма Русеф 1990 нчы еллар азагында радикаль карашлы булган Эшчеләр фиркасена күчә. 2002 елда президентка кандидатлыкка булган Луис Инасиу Лула да Силваны яклап сайлаулар кампаниясендә катнаша һәм ул президент итеп сайлангач 2003 елның гыйнварында Дилма Русеф энергетика министры итеп билгеләнә. 2005 елның 21 июннән алып Бразилия президенты хакимияте башлыгы була.
2010 елда Бразилия президентына кандидат була һәм сайлаулар кампаниясе барышында аграр һәм сәяси реформалар үткәрү өчен чыгыш ясый, раса квоталарын, ирекле дин тотуны һәм бер җенесле граждан союзларын яклый, үлем җазасына һәм җиңел наркотикларны легализацияләүгә каршы була.
2010 елның 3 октябрендә үткән президент сайлауларының берене турында Дилма Русеф 47,5 миллионнан артык (46,9 %) тавыш җыеп икенче турга чыга, биредә аңа Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Жозе Серра көндәш була. Икенче тур нәтиҗәләре буенча Русеф 56 % тавыш җыеп Бразилиянең президенты итеп сайлана һәм ил тарихында бу вазифаны үтәгән беренче хатын-кыз булаДилма от Лулы. // The New Times, 8.11.2010.
2014 елда тагын президентка кандидатурасын тәгъдим итә. 2014 елның 5 октябрендә үткән беренче турда 41,6 % тавыш җыеп икенче турга үтә, биредә аның көндәше булып Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Аэсио Невес була. Икенче турда Дилма Русеф 51,6 % тавыш җыеп янә президент итеп сайлана.
Шәхси тормышы Дилма ике тапкыр кияүдә була, хәзер аерылышкан. Икенче никахтан кызы бар.
2009 елда Дилма Русеф яман шеш авыруыннан дәвалана.
Русеф инглиз, француз һәм испан телләрендә ирекле сөйләшә.
Бүләкләре
Католик Изабелла ордены (Испания, 15 ноябрь 2012 ел)Real Decreto 1570/2012, de 15 de noviembre, por el que se concede el Collar de la Orden de Isabel la Católica a Su Excelencia señora Dilma Rousseff, Presidenta de la República Federativa de Brasil. «Стара планина» ордены (Болгария, 2011 ел)
Искәрмәләр
Әдәбият
Окунева Л. С. Дилма Русеф — первая женщина-президент в истории Бразилии // Латинская Америка. 2011. № 1. С. 27-40.
Сылтамалар
Дилма Русефф, кандидат в президенты Бразилии, передача радиостанции «Эхо Москвы» Президент Бразилии Дилма Руссефф Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Шәхесләр:Бразилия Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:1947 елда туганнар Төркем:14 декабрь көнне туганнар Төркем:Страницы с непроверенными переводами