Сирайки (سرائیکی [Sarāikī], Saraiki, Siraiki, Seraiki, ਸਰਾਇਕੀ) — Пакистанда таралган стандарт телләрнең берсе. Сирайки индоарий теленең 14 миллионнан артык сераики халкы сөйләшә торган рәт язмасыз диалектлар нигезендә барлыкка китерелгән. Кайвакыт сирайкины лахнда макротеленең көньяк диалектларына карый дип фараз итәләр, әмма хәзер бу караш искергән дип санала.
Таралышы Сирайки Пәнҗаб көньягында, Синд провинциясенең чик өлкәләрендә, Пәнҗаб провинциясенең төньяк-көнбатышында һәм шулай ук Хайбер-Пахтунхва провинцисенең Дера-Исмаил-Хан һәми Танка көньяк даирәләрендә һәм шулай ук Һиндстанда якынча 70000 эмигрант һәм аларның токымнары арасында таралган.Abstract of speakers’ strength of languages and mother tongues — 2001 Census. Стандарт язма телнең үсеше 1947 елда Пакистан барлыкка килгәч башланган һәм асаба регионалист хәрәкәте тарафыннан хупланган булган.Rahman 1997:838Shackle 1977. Пакистан дәүләт халык санын алу бирелгән мәгълүматы сирайки сөйләшүчеләрен 1981 елдан бирле теркиләр.Javaid 2004. Сирайки — Пакистанның таралышы буенча Панҗаби, пуштун һәм синдхи телләреннән соң дүртенче тел. Пәнҗаб провинциясендә сирайки — ике төп телләренең берсе.
Язма Сирайки язуы өчен күбесенчә гарәп графика нигезендә язма кулланыла. Әлифба түбәндәгечә: آ اَ ب ٻ پ ت ٹ ج ڄ چ ح خ د ڈ ݙ ر ڑ ز س ش ص ض ط ظ ع غ ف ق ک گ ڳ ل م ن ݨ و ه ى ث ذ ژ
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Latif, Amna. Phonemic Inventory of Saraiki Language and Acoustic Analysis of Voiced Implosives. Center for Research in Urdu Language Processing, CRULP Annual Student Report, 2002—2003. Rahman, Tariq. No date. People and Languages in the Pre-Islamic Indus Valley. Hosted by the Asian Studies Network Information Center, University of Texas. Saraiki Language Culture and Society (Общество языка и культуры сирайки) Saraiki Alphabet (Алфавит сирайки в сравнении с гурмукхи) Төркем:Әлифба буенча телләр һәм диалектлар