Сибәгатов Вәли Сибгат улы () — (1912 ел – 2001 ел), 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, гвардия кызылармеецы, рядовой. Ике тапкыр Кызыл Йолдыз (1943,1945), II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) орденнары кавалеры.
Биографиясе Сибәгатов Вәли Сибгат улы 1912 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районы Илче авылында керстьян гаиләсендә туган. Белеме башлангыч. Сугышка кадәр һәм сугыштан кайткач та «Башкортстан» колхозында комбайнчы булып эшли. Фидакяр эшчәнлеге өчен Кызыл Байрак Хезмәт орденына лаек булаБессмертный полк. Учалы.Сибагатов Вали Сибагатович. 1941 елда Учалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 16 нчы гвардия атлы дивизиясенең 60 нчы гвардия атлы полкында элемтә взводы телефонисты булып хезмәт итәШаймуратовцы.СИБАГАТОВ Вали Сибагатович. Беренче Кызыл Йолдыз орденын 1943 елның 23-24 октябрендә күрсәткән батырлыклары өчен ала. Красная Ветка һәм Липовка авыллары районында һөҗүм итүчеләр белән бергә элемтә линиясен суза һәм элемтә булдыра. Элемтә һәркайсы вакытларда туп ярчыклардан югала. Ул тиз арада оста итеп бәйләнешне булдыра, шулай итеп сугышның уңышын тәэмин итә.
1944 елның 10 февралендә кызылармеец Сибәгатов Вәли Сибгат улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Дошман уты астында ул шуышып, дошман оборонасын узып китә һәм сигезле урында элемтә өзеклекләрен бетерә, командованиега ике полк һәм подразделениеләр белән идарә итәргә, дошманның һөҗүмен кире кагырга мөмкин була.
Икенче Кызыл Йолдыз орденын сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ала. Фашистар армиясе снайперы уты астында берничә элемтә өзелешен табып ала, элемтәдәге җитешсезлекләрне бетереп, снайперның тылдагы позициясен уза, аның белән кул сугышына керә, шуннан соң аны әсирлеккә ала һәм команда пунктына алып килә. Бу уңайдан Кызыл Йолдыз орденына лаек була
Ветеран 2001 елның сентябрендә 89 нчы яшендә вафат була. Учалы районында туган авылында җирләнә.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Кызыл Йолдыз ордены (1943) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944) Кызыл Йолдыз ордены (1945) Кызыл Байрак Хезмәт ордены
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бессмертный полк. Учалы.Сибагатов Вали Сибгатович Шаймуратов.СИБАГАТОВ Вали Сибгатович Память народа.Документы о награждении.Сибагатов Вали Сибгатович
Чыганаклар
ЦАМО Картотека: Картотека награждение Расположение документа: шкаф 78, ящик 18
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Учалы районында вафатлар Төркем:2001 елда вафатлар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Башкортстанда туганнар Төркем:1912 елда туганнар