Таңат Әкимҗан улы Нүсәрбаев (; 1987 елның 1 гыйнвары, Чимкәнт, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан футболчысы, «Туран» клубы һөҗүмчесе. «Астана» клубы составында өч тапкыр Казакъстан чемпионы (2014—2016).
Карьера
Клуб карьерасы Таңат Чимкәнтәге өлкә махсуслашкан балалар-яшүсмерләр мәктәбендә футбол уйный башлый. 2005 елда, җирле «ААЭиС» һәвәскәрләр клубы өчен яхшы уен күрсәткәч, «Ордабасы» фарм-клубына эләгә. 2006 елда төп командада дебют ясый, киләсе елда Ил Кубогында 5 уен уйный,
2010 ел сезонында Нүсәрбаев клуб җитәкчелеге белән каршылыклар һәм аркасы җәрәхәтләнү сәбәпле, «Ордабасы»дан китәТанат Нусербаев: «Я ушёл из „Ордабасы“».
2011 ел башында ирекле агент сыйфатында Әстерханның «Локомотив»ына күчә. Һәм шунда ук үзен күрсәтә: 25 уенда 7 гол кертә. Киләсе сезонда ук ул 26 уенда 10 гол кертеп, «Астана»ның (клуб шулай атала башлый) иң яхшы бомбардиры була, ә 11 ноябрьдә Казакъстан Кубогының финалында Павлодарның «Иртыш»ына гол кертә. Казакъстан футбол федерациясе (КФФ) буенча сезонның иң яхшы сул һөҗүмчесе дип атала. 2013 ел сезонында клуб беренчелекнең көмеш медальләрен яулый, ә Нүсәрбаев 24 уенда 6 гол кертә һәм команда капитаны вазыйфасында Кайрат Нурдәүләтовны алыштыра.
2014—2016 елларда яңа Болгар тренеры Станимир Стойлов белән «Астана» беренче тапкыр һәм өч тапкыр рәттән Казакъстан чемпионы була. Нүсәрбаев бу казанышка шактый зур өлеш кертә. 2014 ел сезонында капитан 26 уенда 6 гол кертә, 2015 ел сезонында 25 уенда 11 гол кертеп, Танат команданың иң яхшы бомбардиры дип атала, 2016 ел сезонында ул 25 уенда 6 гол кертә. 2016 елның февралендә «Астана» Нүсәрбаев белән контрактны тагын өч елга озайта.
2017 елның гыйнвар аенда Чимкәнтнең «Ордабасы» клубы белән еллык контрактка кул куя.
«Ордабасы»ның финанс проблемалары аркасында 2018 елның мартында Костанайның «Тобол» клубына арендага күчәНусербаев и Нургалиев покинули «Ордабасы»Танат Нусербаев подписал контракт с новым клубом. Петропавелның «Кызылҗар» командасы белән уенда дебют ясый һәм ул очрашуның барышын үзгәрткән гол кертәНусербаев: В «Тоболе» все сплочены одной целью. Сезон дәвамында 25 уен уздыра, 7 гол кертә. Якташы Азат Нургалиев белән (28 уен, 8 гол) кыр үзәгендә көчле дуэт төзиләр һәм «Тобол»га Казакъстан чемпионатының бакыр медальләрен яуларга һәм УЕФА Ауропа Лигасында катнашу хокукын алырга ярдәм итәләр.
2019 елның мартында Көкшетауның «Окжетпес» командасы белән контрактка кул куяТанат Нусербаев официально подписал контракт с новым клубом.
Җыелма команда 2008 елның 20 августында яшьләр җыелмасында Польша җыелмасы белән матчта дебют ясый һәм ике гол кертә. 2008 елның октябрендә «Уэмбли» стадионында Англия җыелма командасына каршы матчта Казакъстанның ил җыелма командасы өчен дебют ясый. 2009 елның 10 июнендә Киевта 2010 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турниры барышында Украина җыелма командасы капкасына беренче голын кертә. 2014 елның 12 августында беренче тапкыр Казакъстан җыелма командасын капитан сыйфатында Таҗикстан җыелмасы белән иптәшләрчә матчка чыгара, ә киләсе иптәшләрчә уенда Кыргызстан җыелма командасы гол кертә. 2017 елның 22 мартында Никосиядә Кипр җыелма командасы белән иптәшләрчә уенда биш гол кертә. 2017 елның 10 июнендә 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турнирында Дания командасына каршы матчта (1:3) җыелма команда өчен соңгы матчын уздыра.
Казанышлар
Команда өчен
«Ордабасы»
Казакъстан Кубогы финалисты: 2007 Казакъстан чемпионатының бакыр призёры: 2017
«Астана»
Казакъстан чемпионы (3): 2014, 2015, 2016 Казакъстан вице-чемпионы: 2013 Казакъстан Кубогы иясе (2): 2012, 2016 Казакъстан Кубогы финалисты: 2015 Казакъстан Суперкубогы финалисты: 2013, 2016
«Тобол»
Казакъстан чемпионатының бакыр призёры: 2018
Шәхси
2008 елда «PROСПОРТ» газетасы версиясе буенча Ел ачышыТанат Нусербаев: «Верьте в меня» — sport.nur.kz 30.12.2008. «PROСПОРТ» газетасы версиясе буенча КПЛ-2012 нең иң яхшы уенчысы. «Гол!» атналыгы версиясе буенча Казакъстан чемпионаты- 2008 нең иң яхшы беренче һөҗүмчесе («Ордабасы»)22 ЛУЧШИХ ФУТБОЛИСТА СЕЗОНА-2008. КФФ версиясе буенча Казакъстан чемпионаты-2012 нең иң яхшы сул форварды («Астана»)33 ЛУЧШИХ ФУТБОЛИСТОВ СЕЗОНА-2012. ПФЛК версиясе буенча Казакъстан чемпионаты-2015 нең иң яхшы уң форварды («Астана»)22 ЛУЧШИХ ФУТБОЛИСТОВ СЕЗОНА-2015.
Шәхси тормыш Танатның әтисе — машина йөртүче, әнисе — биология һәм химия укытучысы. Нүсәрбаевның ике сеңлесе бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Казакъстан футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1988 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1987 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар