«Татар театры тарихыннан» ― 1926 елда Мәскәүдә, СССР халыклары Үзәк нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китап. Авторлары ― татар (һәм башкорт) театрын нигезләүчеләрнең, үстерүчеләрнең берсе булган артист һәм режиссер Вәли Мортазин (Вәлиулла Мортазин-Иманский) һәм журналист Төхфәт Ченәкәй. Татар театрының 20 еллыгына багышлап язылган беренче җитди хезмәтА. Р. Сабирова. Особенности формирования и развития татарского сценического искусства. Казань: ИЯЛИ, 2016. – 360 с. ISBN 978-5-93091-207-4.

Тарих Беренче басма «Язучылардан» дигән бүлегендә Мортазин белән Ченәкәй язган:

Бүлекләр Сүз башы – СССР халыклары Үзәк нәшриятының татар секциясе язган. Театр һәм аның тарихы турында гомуми мәгълүмат Татарлар арасында театрның тууы Татар театрының беренче пәрдәсе кайчан ачылды (1906 елның 20 апрелендә Уфада Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» драмасы кала сәхнәсендә куела. 1907 елның 3 апрелендә Ырынбурда халык йортында «Морат Сәлим», «Кыз сорау», 19 маенда тупыл бакчасында «Наданнар белән галимнәр» пьесалары куела).

Гастрольчеләр Бозаулыкта Самарда Сембердә Казанда Чистайда Мәкәрҗәдә Касимда Рәзәндә Мәскәүдә Уральскида Кырым калаларында Ялтада Тифлистә

Елисаветпольдә Әстерханда Тагын Казанда Кавказ артистлары «Сәйяр»дан аерылалалар Тирә-якта Казанга өченче килү Мәкәрҗәгә өченче бару Чалбарчылар труппасы Казанга бишенче килү Оренбурга икенче бару Төркестан калалаларында «Сәйяр» Себердә Тагын Казанда

Ашказарский да Казанда «Ширкәт» труппасы «Нур» труппасы «Сәйяр» да яши Әстерхан труппасы Шәрык кичәләре Татар сәхнәсендә җырчылар Татар театрына багышланган юбилейлар Татар театрының бинасы Татар театрының көчләре Татар театрының репертуары Татар театры дөньясында югалтулар

Икенче басма

1996 елда «Җыен» фонды – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан китапның икенче басмасы әзерләнә һәм Татарстан китап нәшриятында махсус заказ белән басылып чыга (чыгару өчен җаваплы Ф. Рафиков). Китап тексты яңадан редакцияләп тормыйча, үзгәртелмичә, кыскартылмыйча дөньяга чыгарылган.

Икенче басмага сүз башын («Якты йолдызларыбызның берсе») Миркасыйм Госманов Библиографический указатель. (№ 1959). refdb.ru, сүз ахырын («Библиографик белешмә») Ильтани Илялова язган.

Икенче басмада 1926 елда чыккан китаптагы фоторәсемнәрнең күпчелеге урнаштырылган, кайбер фотоиллюстрацияләр вариантлары белән алыштырылган. Теманы яктырта торган яңа фотосурәтләр дә өстәлгән.

Иң ахырда хезмәттә исемнәре аталган шәхесләр турында (алфавит тәртибендә) кыскача аңлатмалар бирелгән.

Өченче басма

Әдәбият Миркасыйм Госманов. Якты йолдызларыбызның берсе. // Татар театры тарихыннан. К.: ТКН, 1996.

Сылтамалар Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча китаплар Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татар әдәбияты Төркем:Татар театры тарихы