Пәнаһ Чодар улы Хөсәенов (; 1957 елның 28 октябре, Гарагашлы, Сабирабад районы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — Азәрбайҗан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Дәүләт секретаре һәм Азәрбайҗан премьер-министры (1993 елда).

Тормыш юлы Пәнаһ Хөсәенов 1957 елның 28 октябрендә Азәрбайҗан ССРның Сабирабад районы Гарагашлы авылында колхозчы гаиләсендә туган.

1980 елда Азәрбайҗан дәүләт университетының тарих факультетын, соңрак Азәрбайҗан ССР фәннәр академиясенең фәлсәфә һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлый.

Сабирабад районы колхозара төзелеш идарәсендә эшче, аннары туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Азәрбайҗан фәннәр академиясенең фәлсәфә һәм хокук институтының фәнни хезмәткәре булып эшли.

1992 елның маеннан — Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт секретаре. 1993 елда Азәрбайҗан премьер-министры вазыйфасын башкара.

Отставкадан соң оппозиция лидерларының берсе була. Азәрбайҗанның халык фронтын гамәлгә куючыларның берсе, Азәрбайҗан халык фронтының башкарма комитеты рәисе.

2003 елда Азәрбайҗанда президент сайлауларыннан соңАзербайджан подводит итоги выборов – Газета Коммерсантъ № 191 (2794) от 18.10.2003, 15-16 октябрьдә Бакыда тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнеп кулга алына. 2004 елның октябрендә дүрт елга һәм алты айга ирегеннән мәхрүм ителгәнВ Азербайджане вынесен приговор в отношении обвиняемых в организации беспорядков в Баку в октябре 2003 года - РИА Новости, 22.10.2004. 2005 елның мартында амнистия нәтиҗәсендә азат ителәБи-би-си | В Азербайджане помилованы политзаключенные.

2005 елның 6 ноябрендә 63 нче Сабирабад беренче округы буенча Азәрбайҗан парламенты депутаты итеп сайлана.

2010 елда Бакыдан сайланырга тели, әмма парламентка уза алмыйКавказский Узел | Выборы в Национальное Собрание Азербайджана (2015). 2015 елда янә 63 нче Сабирабад беренче округы буенча сайланырга тели, тик Эльчин Гулиев җиңү яулыйOxu.az - ЦИК подвел итоги парламентских выборов.

Искәрмәләр

Сылтамалар

ГУСЕЙНОВ Панах Чодар оглы ГУСЕЙНОВ Панах Чодар оглы Бывший премьер-министр Азербайджанской Республики (1993) Муса Гасымлы, Джавид Гусейнов Azərbaycanın baş nazirləri Панах Гусейнов в очередной раз избран председателем НПА

Төркем:Азәрбайҗан Милли Мәҗлес әгъзалары Төркем:Бакы дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1957 елда туганнар Төркем:28 октябрь көнне туганнар