Билал мәчете ― Татарстанның Зәй шәһәрендә (Зәй-2, Иске Зәйдә) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Шәһәрдә төзелгән 3нче мәчет Мөфти Зәйдәге яңа музейга кыйммәтле бүләк ясады -Таҗетдин Ялчыгол иҗазәсенең төгәл күчермәсе. ТР МДН сайты, 26.05.2017. ТР МДН карамагындагы Зәй районы мөхтәсибәте Иске Зәй мәхәлләсе җаваплылыгындагы оешма. Имамы Илсур хәзрәт Әюпов.

Тарих Иске Зәйдә урнашкан Билал мәчете һәм XVIII гасырның күренекле татар дин әһеле, галим һәм тарихчы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәдрәсә бер комплекс тәшкил итә. Мәчет меценат, район советы депутаты Шамил Билал улы Минһаҗев акчасына төзелгән. Мәчет аның әтисе исемен йөртә Иске Зәй бистәсендә Билал мәчете. Таҗетдин Ялчыголга багышланган музей да урнашкан мәдрәсә бинасы ХХ гасыр башында төзелгән һәм анда башта волость идарәсе, революциядән соң башлангыч мәктәп, аннары КПСС райкомы, Пионерлар йорты һәм поликлиника булган. Дистә еллар Иске Зәй мәхәлләсе әлеге тарихи бинада көн күргән. Шәфигулла Габидуллин мулла вазифасын алып барган. Район мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Камаловның шул бинага манара куюда ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүе зур төзелешкә этәргеч биргән.

2017 елның 26 маенда Иске Зәйдә ― Таҗетдин Ялчыгол исемендәге «Кама аръягы мәгърифәт үзәге» ( ) ачылган. Үзәкне ачу тантанасында ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнаша. Мөфти Зәйдәге яңа музейга кыйммәтле бүләк ― Таҗетдин Ялчыгол иҗазәсенеңИҗазә ― остаз тарафыннан үз укучысына бирелә торган һәм аңа үзенең остазы исеменнән алган белемнәрен таратырга мөмкинлек бирә торган рөхсәт төгәл күчермәсен тапшыраЗәйдә яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачыла. ТР МДН сайты, 26.05.2017.

Урнашуы «Билал» мәчете Зәй шәһәренең тарихи өлешендә (Зәй-2, Иске Зәй бистәсендә) Мәктәп тавында урнашкан. Бистәдә 5000гә якын зәйле яши, шуларның 1200 - мөселманнар.

Иске Зәйдә Дала Зәе елгасының (хәзер Зәй сусаклагычы) биек уң ярында Кызыл мәйдан урамында корылган. Каршысында ― Хач торгызу чиркәве бинасы, 50 метр читтәрәк (Орджоникидзе урамы, 55) Зәй туган як тарихы музее урнашкан.

Тасвир Мәчет 50 кешегә исәпләнгән һәм берничә бинадан торган тулы бер архитектура комплексы тәшкил итә: манаралы мәчет, юыну йорты (тәһарәтханә), Ялчыгол мәдрәсәсе һәм Таҗетдин Ялчыголга багышланган музейдан тора. Манарасының биеклеге 30 метр.

Билал исеме Билал (Әбү-Абдуллаһ Билал бин Рабах) – Аллаһы илчесенең (Мөхәммәд пәйгамбәрнең) мөәзине Билал (да будет доволен им Аллах) – муэдзин Посланника Аллаха (мир ему и благословение). islamdag.ru, 9.11.2009.

Фотогалерея

Моны да карагыз Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет (Нур)

Искәрмәләр

Чыганаклар Закамский просветительский центр Билал мәчете Кызыл Мәйдан ур., 3А Зәй районына эшлекле сәфәр (26 май, 2017) Билал мәчете. Укучының мәдәни көндәлеге Иске Зәй бистәсендә Билал мәчете (YouTube видео, 5:31)

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Зәй мәчетләре