Мьянма (), Мьянма Җөмһүрият Берлеге (; 1989 елга кадәр – Бирма, Бирма Берлеге) – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Һинд-кытай ярымутравының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт.

Атама Атамасы латыйн имлясында Burma дип языла. «Мьянма» сүзе исә «Җитез», «Көчле» дигәнне аңлата һәм «Мья» сүзенә аваздаш булып тора (анысы «зөбәрҗәт» дигән сүз). «Бирма» атамасы илдә популяр түгел

2010 елның октябрендә Мьянма ил атамасын «Мьянма Берлеге»ннән «Мьянма Җөмһүрият Берлеге»нә үзгәртә, шулай ук дәүләт байрагы һәм дәүләт гербы (туграсы) да үзгәртелә. Башкала 2005 елның 6 ноябренә кадәр илнең башкаласы Янгон булган. 7 ноябрьдә илнең министрлыклары һәм ведомстволары яңа башкала ― Нейпьидо шәһәренә күченә башлый. Башкаланы күчерүнең сәбәпләре ачык билгеле түгел. Бер версия буенча, илнең үзәгендә урнашкан булу яңа башкаланы диңгездән һөҗүм итүдән саклый ала. Шулай ук яңа башкала милли азчылыклар яшәүче төбәкләргә якын урнашкан һәм аларны контрольдә тоту өчен уңай шартлар барлыкка килгән Запретная зона:секретная столица Азии.

География Мьянма көнбатышта Һиндстан һәм Бангладеш, төньяк-көнчыгышта Кытай, көнчыгышта Лаос һәм көньяк-көнчыгышта Таиланд белән чиктәш. Илнең чикләрен Бенгалия култыгы һәм Моутама култыгы, Андаман диңгезе сулары юа.

Дин Мьянма хөкүмәтенең рәсми сәясәте буенча, Мьянмадагы барлык этник, дини һәм тел төркемнәре дә тигез хокуклы. 2005 елда Мьянма диннәр эшләре министрлыгы «Дин иреге турында декларация» бастырган.

2014 елда диннәр: Буддачылык тарафдарлары 88 % Христианнар 6,2 % Мөселманнар 4,2 % Һинд дине вәкилләре 0,5 % АКШ Дәүләт департаментының дин иреге турындагы халыкара докладында әйтелгәнчә, 2006 елда илнең буддачылык тарафдары булмаган халкының саны исәпкә алу барышында нык киметеп күрсәтелгән Burma:International Religious Freedom Report 2006. Мьянмада ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз Рохинҗалар

Төркем:Мьянма Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр