Франци́ск (, ), тугач бирелгән исеме — Хо́рхе Ма́рио Берго́льо() — католик дин әһеле, 266 нче Рим Папасы (2013 елның 13 мартыннан). Соңгы 1200 ел эчендә Аурупадан булмаган беренче Рим Папасы. Беренче папа-иезуит.

Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә. 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.

2001 елдан башлап — кардинал. Бенедикт XVI хакимияттән баш тартканнан соң 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайлана.

2025 елның 21 апрелендә вафат булганУмер папа римский Франциск. business-gazeta.ru, 21.04.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар Рим папасы итеп Аргентина иезуиты сайланды

Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Шәхесләр:Аргентина