Сәяр Хәбибуллин (1931 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мәскәү ― 2026 елның 22 марты, шунда ук) Скончался автор легендарного хита «Эзләдем, бәгърем, сине» — 95-летний московский композитор Сайяр Хабибулин. business-gazeta.ru, 22.03.2026 «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллин вафат булган. Татар-информ, 22.03.2026 ― Мәскәүдә яшәп иҗат иткән татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле Сәяр Зыятдин улы 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнәләр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак вакыт М. Горький ис. киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин "Москонцерт"та инструментчы-артист. 1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәяр Хәбибуллин Урта Азия, Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда концерт оешма каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра, аның белән ССРБ, аннары Русия шәһәрләре буйлап уңышлы чыгышлар ясый. Танылган Мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина – шул төркемдә тәҗрибә туплаган җырчылар.

Композитор иҗатының визит карточкасы булып Илһам Шакиров беренче башкарган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры булып тора. Иҗат еллары чорында композитор уннарча җыр һәм берничә инструменталь пьеса язган. Аның әсәрләрен Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.

Аудиоязмалар http://sarasadykova.ru/SOUZ/habibul/kunelemda.htm

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2021 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы) ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Әл-Фәхр» ордены (Россия мөфтиләр шурасының иң югары бүләге). 2026 ― Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2026 ― Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медалеМәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибуллинның 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Татар-информ, 15.01.2026Свое 95-летие сегодня отмечает автор легендарной песни «Эзләдем, бәгърем, сине». Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации, 15.01.2026Дина Аляутдинова. Хабибулин Сайяр. Жизнь в музыке. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации, 20.01.2021.

Искәрмәләр

Сылтамалар В Москве состоялся юбилейный вечер Сайяра Хабибуллина Композитор Сәяр Хәбибуллин 80 яшен билгеләде Иң популяр татар композиторларының берсенә — 80 яшь! Мәскәүдә композитор Сәяр Хәбибуллинның юбилей концерты үтте (2016)

Моны да карагыз

Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татар музыкантлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр