Иван Белов, Иван Алексей улы Белов (, 1953 елның 6 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Теләче районы, Ключище – 2021 елның 28 августы, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның хуҗалык һәм идарә эшлеклесе, мактаулы тимерьюлчы, Россия, Татарстан, Марий Ил һәм Чуашстанның атказанган транспорт хезмәткәре, Әгерҗе районының 1994—1998 еллардагы башлыгы ТР җитәкчелеге Әгерҗенең элеккеге башлыгы вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 30.08.2021.
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 6 августында Теләче районы Ключище авылында туган. Алатырь тимер юл техникумын, Мәскәүдә Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын (1981, читтән торып) тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән.
Хезмәт юлы 1972 елдан Амур өлкәсендә локомотив депосы бригадиры булып эшли.
1975—1978 елларда МПС мастеры, 1978—1980 елларда МПС кабул итүчесе.
1980—1982 елларда — Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе локомотив депосы электромашина цехының өлкән мастеры.
1982—1987 елларда — КПССның Әгерҗе райкомы инструкторы, сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.
1987 елдан — Әгерҗе станциясенең локомотив депосы техник бүлек башлыгы, 1987—1993 елларда — баш инженер, 1993—1994 елларда — депо башлыгы.
1994 елдан – Әгерҗе районы администрациясе башлыгы. Ул эшләгән чорда муниципалитетта күп кенә социаль-мәдәни объектлар төзелә, авыл торак пунктлары инфраструктурасы үсеш кичерә, агросәнәгать комплексының өстәмә куәтләре булдырыла.
1998 елның мартыннан 12 ел (1998 елдан 2010 елга кадәр) Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе белән җитәкчелек итә.
Бүлек каршында Татарстан Республикасында, Чуашстан, Марий Ил, Удмуртия, Киров өлкәсендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы «Содружество» компаниясе төзелә. Әлеге компаниянең генераль директоры булып 2010 елдан 2015 елга кадәр эшлиГорький тимер юлының Казан бүлегенең элеккеге башлыгы Иван Белов вафат булды. kazved.ru, 28.09.2021.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале «Фидакарь хезмәт өчен» медале Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Чуаш Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Марий Ил Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
ТР җитәкчелеге Әгерҗенең элеккеге башлыгы вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 30.08.2021 Скончался экс-глава Агрызского района Иван Алексеевич Белов. Әгерҗе районы рәсми порталы, 28.08.2021
Моны да карагыз
Төркем:Район башлыклары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәрләре Төркем:Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Мәскәү транспорт инженерлары институтын тәмамлаучылар