Антон Андреевич Миранчук (1995 елның 17 октябре, Славянск-на-Кубани, Краснодар крае, Россия) — Россия футболчысы, Мәскәүнең «Локомотив» клубы һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы. Россия чемпионы (2017/2018), өч тапкыр Россия Кубогы иясе. 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашучы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018). Футболчы Алексей Миранчукның игезәк абыйсы.

Тормыш юлы 1995 елның 17 октябрендә Кубан шәһәрендә Славянск-на-Кубани шәһәрендә туа. Әбисе Антонина хөрмәтенә аталган.

2019 елның июлендә абыйсы Алексей белән бергә Мәскәү дәүләт өлкә университетының физик культура факультетында магистрлык диссертациясен яклый.

Клуб карьерасы

«Локомотив»

Кубан футболы тәрбияләнүчесе. Энесе белән бергә туган Славянск-на-Кубанида «Олимп» футбол клубында шөгыльләнә башлыйАнтон Миранчук: Готов уйти — чтобы вернуться!. Берничә елдан абыйлар Мәскәүнең «Спартак» системасына керә, ләкин анда озак тоткарланмыйлар.

2011 елда игезәкләр «Локомотив» составына күчә. Антон «тимерьюлчылар»ның беренче командасы өчен 2013 елның 30 октябрендә «Ротор»га каршы Россия Кубогы матчында дебют ясыйОтчёт о матче «Ротор» — «Локомотив». 2014/15 һәм 2015/16 сезоннарында «Локомотив»ның тренировкаларына һәм матчларына җәлеп ителә, ләкин кырга чыкмый.

2017 елның 9 апрелендә Россия чемпионатында «Ростов»ка каршы матчта алмашка чыгып дебют ясый. 2017 елның 19 октябрендә Европа Лигасының төркем этабынында «Шериф»ка каршы 3 нче тур матчында гол кертә (1:1)Шериф 1:1 Локомотив, Sportbox, 19 октября 2017..

«Левадия» клубына аренда 2016 елда Эстониянең «Левадия» командасына арендалана. Эстония чемпионатында аның дебюты 2 апрельдә «Нымме Калью» клубына каршы матчта бул. Киләсе матчта җиңү голын кертә, ә икенче тайм уртасында кырдан читләштереләЧемпионат Эстонии. Антон Миранчук забил победный гол и получил красную карточку Sports.ru.

Җыелма командада карьерасы 2012 елның декабрендә Дмитрий Ульянов җитәкчелегендәге Россия яшүсмерләр җыелма командасының (17 яшькә кадәр) тренерлар штабы Гранаткин Мемориалына Миранчукны чакыра. Командасы бу турнирда җиңү яулый. Шулай ук 18 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый.

2017 елның 7 октябрендә төп җыелма командада Корея Җөмһүрияте җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. 2018 елның 11 маенда Россиядә узачак дөнья чемпионатына җыелма команданың киңәйтелгән составына кертелә. 2018 елгы дөнья чемпионатына абыйсы Алексей белән бергә җыелма команданың ахыргы гаризасына эләгә, тик турнир дәвамында кырга чыкмый (Алексей турнирда бер матч уйный).

2019 елның июнендә 2020 елгы Европа чемпионатының сайлап алу матчларында Сан-Марино һәм Кипрга каршы катнашу өчен җыелма командага чакырыла. Сан-Марино белән матчта җыелма команда өчен рәсми матчларда беренче тубын кертә, шулай ук гол тапшыруын бирә (9:0)Кудряшов и Антон Миранчук впервые забили за сборную России / Sports.ru, 8 июня 2019 года. (элек җыелма команда составында 2017 елда Мәскәү «Динамо»сына каршы матчта гол кертәАнтон Миранчук: «Здорово, что удалось забить за сборную в первой же игре» / Euro-football.ru, 3 сентября 2017 года.). 2020 елның 6 сентябрендә 2020/21 Милләтләр лигасы кысаларында Маҗарстан җыелма командасы капкасына туп кертә (3:2). Милләтләр лигасының киләсе матчында Россия җыелма командасы составында Төркия җыелма командасына каршы (1:1) 11 октябрьдә кертелгән гол белән аерылып тора.Антон Миранчук забивает во втором матче Лиги Наций подряд. Год назад Черчесов отчитал игрока через медиа / Sports.ru, 11 октября 2020 года.

Казанышлар

Команда өчен «Локомотив» (Мәскәү)

Россия чемпионы: 2017/18 Россия Кубогы иясе (3): 2016/17, 2018/19, 2020/21 Россия Суперкубогы иясе: 2019

«Левадия»

2016 елгы Эстония чемпионатының көмеш призёры

Россия яшүсмерләр җыелма командасы

Гранаткин Мемориалы җиңүчесе: 2013

Шәхси

Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2018 елның 27 июле) — илнең футболын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм югары спорт казанышлары өченРаспоряжение Президента Российской Федерации от 27 июля 2018 года № 200-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации спортсменов и специалистов спортивной сборной команды Российской Федерации по футболу» Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (1): № 2 — 2018/19

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Локомотив» (Мәскәү) ФК рәсми сайтында профиле

Төркем:Россия футболчылары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1995 елда туганнар Төркем:17 октябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Мәскәү дәүләт өлкә университетын тәмамлаучылар