Денис Гуцко — Россия язучысы, Россия яшь язучылар форумында катнашучы «Букер — Открытая Россия» премиясе лауреаты (2005), Халыкара «Куликово Поле» ачык әдәбият премиясенең «Публицистика» (2014) 23 сентября 2014 г. номинациясе лауреаты.
Биографиясе Денис Николаевич Гуцко 1969 нчы елда Тбилисидә туган. Шунда урта мәктәпне тәмамлаган. 1987 елда Дондагы Ростовка күчеп килә. Ростов дәүләт университетының геолог-география факультетын «Экология һәм гамәли геохимия» белгечлеге буенча тәмамлый. Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Хәзерге вакытта Дондагы Ростовта яши.
2000 елда «Литературная газета»сының «ЛГ — Көньяк Россия» кушымтасында аның «Приуроченный лев» хикәясе басылып чыга. 2002 елда «Знамя» журналында «Апсны абукет»Калмыков В. . 50 самых ярких дебютов в прозе начала третьего тысячелетия // Литературная Россия. 25 марта 2005. хикәясе басыла. «Дружба народов» һәм «Идел» журналлары авторы.
Россия яшь язучылар форумында катнашучы (Мәскәү-Липки, 2001, 2002, 2003). Икенче Форум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының стипендиаты. «Букер премиясе (Россия)» лауреаты (2005, «Без пути-следа» романы өчен). Шул ук елда «Без пути-следа» романы, «Там, при реках Вавилона» повесте белән берләштереп, «Русскоговорящий» дилогиясе итеп нәшер ителә.
Денис Гуцко китаплары
Денис Гуцко. Русскоговорящий. — М.: Вагриус, 2005. — 352 с. — ISBN 5-98264-009-3, 5-9697-0249-8. Денис Гуцко. Русскоговорящий. — М.: Вагриус, 2006. — 352 с. — ISBN 978-5-9697-0445-9, 5-9697-0249-8. Денис Гуцко. Покемонов день. — М.: Время, 2007. — 320 с. — ISBN 978-5-9691-0250-7. Денис Гуцко. Домик в Армагеддоне. Роман. — М.: АСТ, Астрель, 2009. — 224 с. — ISBN 978-5-17-057405-6, 978-5-271-22754-7. Денис Гуцко. Русскоговорящий. — СПб: Златоуст, 2012. — 160 с. — ISBN 978-5-86547-627-6.
Сылтамалар
Денис Гуцко на сайте «Новая литературная карта России»
Чыганаклар Ҡалып:Русский Букер
Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:1969 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Карточкада даталары кулдан викиләштергән мәкаләләр