Мария Мирзоева (, — 15 март , ) — җырчы, пианист һәм вокал педагогы.
Биографиясе Мирзоева Мария Моисеевна 1896 елда Тифлис шәһәрендә туган.
1916 елда Мәскәү консерваториясен фортепьяно классы буенча (Э. Э. Фрей классы) алтын медаль белән тәмамлый. Җыр буенча С. Г. Рубинштейнда, соңрак Варвара Михайловна Зарудная-Иванова (1917) (Камилл Эверарди вокал мәктәбе) белән шөгыльләнә. Композитор А. К. Гречанинов белән концертлар куя. 1928 елда Франциядә Парижда җырчы буларак чыгыш ясый.
1931-1941 елларда камерный җырчы А. Л. Доливо — Мазетти укучысы концерт бирә. 1932 елдан Мәскәү консерваториясендә укытучы булып эшли.
1940 елда Мәскәү консерваториясе профессоры булып китә. Аның укучылары арасында — К. Г. Кашлинская (Мәскәү консерваториясендә вокал дәресләре бирә), П. А. Ульянова, Л. Т. Златова, М. С. Алексеева (Мәскәү консерваториясендә вокал укытучысы), В. А. Волкова һәм башкалар. М. М. Мирзоева үзенең дәресләрендә укучыларын профессор Г. П. Гандольфиның вокал мәктәбе белән таныштыра (1907 елда Рәсәйгә килгән).
М. М. Мирзоева редакциясендә «Избранные арии Генделя» (1961), «Избранные песни Шуберта» (1961), «Народные песни» җыентыгы (1964), «Арии зарубежных композиторов» җыентыгы (1970) һәм башкалар басылып чыга.
Бүләкләре - ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (28.12.1946, 14.10.1966)
Әсәрләре - Выпуск 2 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1964 год. (статьи: Анализ исполняемого вокального произведения; Вокализы)
- Выпуск 7 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1984 год. (статья: А. Л. Доливо — певец и педагог).
Искәрмәләр
Әдәбият
Музыкальная энциклопедия, том 3. Издательство «Советская Энциклопедия», Москва, 1976 А. С. Яковлева «В классе М. М. Мирзоевой». Выпуск 7 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1984 год.
Төркем:29 август көнне туганнар Төркем:1896 елда туганнар Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:1982 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр