Чон Хо Ён (; 1994 елның 23 июне, Сеул, Көньяк Корея) — Көньяк Корея топ-моделе һәм актрисасы. Vogue журналы аны «Кореяча топ-модель» (Korea’s Next Top Model) дип атаганHoyeon Jung Is Korea’s Next Top Model | Vogue, шулай ук «Кореяча топ-модель»ның дүртенче сезонда катнашкан, анда икенче урынны алган. Models.com сайтында 50 иң яхшы модель исемлегенә керәMODELS.com's Top 50 Models.
Тормыш юлы Хо Ён Чон 1994 елның 23 июнендә Сеулда туа. Аның әтисе «Gukbap» рестораны хуҗасы.
Карьера Чон үзенең модель карьерасын 16 яшьтә башлаган. Карьерасы башында үзенең утлы-кызыл чәчләре белән танылганModel Hoyeon Jung on Her Red Hair and Korean Beauty Secrets | Vogue. Агентсыз «Сеул Мода атнасы» фестивалендә катнашканKorea's next top model targets New York Fashion Week - The Korea Times. «Кореяча топ-модель»ның дүртенче сезонда катнашканKorea's next top model targets New York Fashion Week - The Korea Times.
Халыкара дәрәҗәдә Чон 2016 елда Нью-Йорк мода атналыгында Opening Ceremony's Spring 2017 күрсәтүендә дебют ясый. 2017 елда Париж мода атналыгында Louis Vuitton эксклюзив күрсәтүендә дебют ясый.
Чон 2016 елда Louis Vuitton эксклюзив күрсәтүендә, шулай ук «Opening Ceremony»да дебют ясыйHoyeon Jung - Interview Magazine. Сезонда шулай ук Марк Джейкобс, Fendi, Max Mara, Альберт Ферретти, Rag & Bone күрсәтмәләрендә дә катнашканTop 5 Model Newcomers of the SS17 Season.
Чон Джереми Скот, Тори Бёрч, Topshop, Lanvin, Dolce & Gabbana, Missoni, Bottega Veneta, Эмилио Пуччи, Chanel, Miu Miu, Giambattista Valli, Prabal Gurung, Jason Wu, H&M, Jacquemus, Burberry, Acne Studios, Роберто Кавалли, Diesel, Versus (Versace), Narciso Rodriguez, Пако Рабан, Schiaparelli, DSquared2, Blumarine, Dundas, Zadig & Voltaire, Tod’s, Etro һәм Gabriela Hearst күрсәтүдә катнашканHoYeon Jung - Fashion Model | Models | Photos, Editorials & Latest News | The FMDSee Model HoYeon Jung’s Snapshots of New York Fashion Week | W Magazine | Women's Fashion & Celebrity News.
Sephora «Let’s Beauty TogetherSephora S/S 2017 (Sephora)», ChanelPhoto feat. HoYeon Jung - Chanel Beauty - Spring/Summer 2018 Ready-to-Wear - Fashion Advertisement | Brands | The FMD, GapGap S/S 2018 by Amy Troost (Gap), Hermès, һәм Louis Vuitton рекламаларында төшкән. Хо Ён Чон Vogue Japan, Vogue Korea, W Korea, Harper’s Bazaar KoreaSeize The Day (American Vogue), British Vogue, DazedJung Ho Yeon in Dazed & Confused Korea with HoYeon Jung - Fashion Editorial | Magazines | The FMD, Love magazine, CR Fashion Book һәм Into the GlossOur 5 Favorite Contestants From Korea’s Next Top ModelAdut Akech, Hoyeon Jung & Sara Grace Wallerstedt Are Lensed By Peter Ash Lee For Vogue Korea May 2018 — Anne of CarversvilleThree All Drugstore Makeup Looks To Try | Into The Gloss журналлары тышлыгында булган.
2017 елда models.com сайты аны «Иң яхшы дебют» (Top Newcomer) һәм «Ел моделе» (Model of the Year) номинацияләрендә сайлаганTop Newcomers S/S 2017 | models.com MDXModel of the Year Awards 2017 | models.com MDX.
2021 елда дөньяның бестселлерына әверелгән Netflixның «Кальмар уены» сериалында Кан Сэ Бёкны уйнаган. Сериал аңа дөньякүләм танылу алып килә. Сериал чыкканнан соң беренче атнада аңа «Instagram»да 10 миллионнан артык кеше имзаланган.
2021 елның 4 октябрендә «Instagram»да Кореяның иң популяр актрисасы була.
6 октябрьдә Louis Vuitton люкс мода йорты үзенең «Instagram» аккаунтында Хо Ён Чон компаниянең яңа глобаль амбассадоры булуын хәбәр иткән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Сеулда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1994 елда туганнар Төркем:23 июнь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр Төркем:Әлифба буенча актрисалар