Джелена Нура «Джиджи» Хадид (; 1995 елның 23 апреле, Лос-Анджелес, Калифорния, АКШ) — фәләстина-голланд килеп чыгышлы Америка супермоделе. Дөньяда иң күп хезмәт хакы ала торган модельләрнең берсе. Ул Tom Ford брендының берничә сызыгы йөзе, Victoria’s Secret моделе, 2015 елгы Pirelli календаре өчен төшә. 2016 елда Fashion Awards тантанасында Халыкара модель дип атала.
Тормыш юлы Джиджи Хадид 1995 елның 23 апрелендә Лос-Анджелеста, төзелеш компаниясе хуҗасы Мөхәммәт Хадид һәм модель Иоланда Хадид гаиләсендә туа. Джиджиның сеңлесе Белла (ул да топ-модель) һәм энесе Әнвәр бар. Аның шулай ук әтисе ягыннан ике олы сеңлесе һәм үги әтисе ягыннан биш сеңлесе бар. 2000 елда Джиджиның әти-әнисе аерылышалар һәм әнисе музыка продюсеры, 14 «Грэмми» премиясе лауреаты Дэвид Фостерга кичүгә чыга.
Джиджи Малибу урта мәктәбен тәмамлый, анда ул волейбол командасы капитаны була, шулай ук яхшы атта йөри.
Мәктәптән соң Хадид укуын дәвам итү һәм модель карьерасы төзү өчен Нью-Йоркка күченә. 2013 елның көзеннән ул Яңа мәктәптә укый.
Хадидның модельләштерү карьерасы аңа 2 яшь булганда, Guess брендыннан Пол Марчиано аны күргәч башлана һәм ул «Baby Guess» сызыгын тәкъдим итә, соңрак Джиджи укуына игътибар бирер өчен карьерасын туктата. Хадид модельләштерү карьерасын 2011 елда IMG Models белән килешү төзеп, дәвам итә. Ул Марчиано белән эшләвен дәвам итә һәм 2012 елда Guess йөзе була. Ул олылар өчен өч Guess компаниясендә катнашкан.
2014 елның февралендә ул Нью-Йорк Мода атнасында Desigua шоуында беренче тапкыр чыгыш ясый.
2014 елның 15 июлендә ул дизайнер Том Фордның көзге/кышкы күзлек реклама кампаниясендә актёр Патрик Шварценеггер белән бергә төшә. 2014 елның 5 сентябрендә Нью-Йоркта узган Daily Front Row Fashion Media Awards катнаша.
Хадид «Schön!», «Vogue» (Испания, Австралия, Бразилия, Нидерланд), «Teen Vogue», шулай ук Канаданың «Elle» һәм Малайзиянең «Harper’s Bazaar» кебек журналларның тышлыкларында барлыкка килә.
Хадид шулай ук «VMAN», «Elle», «Grazia», «Cleo», «Vogue», «Sports Illustrated» һәм «Paper» журналларны өчен төшә. 2014 елда ул шулай ук «Galore» һәм «CR Fashion Book» журналлары тышлыклыгында була.
2015 елның гыйнварыннан Maybelline брендының илчесе дип атала.
2015 елда Стивен Майзел автор булып торган Pirelli календаре өчен төшә. Төшерүдә шулай ук Адриана Лима, Наталья Водянова, Джоан Смоллс, Кэндис Хаффин, Кэролин Мерфи, Анна Иверс, Кэмерон Расселл, Саша Лусс, Карен Элсон, Изабели Фонтана, Ракель Циммерман катнашалар.
2015 елның декабрендә ул Victoria’s Secret Fashion Show да беренче тапкыр дебют ясый.
2016 елның көзендә Джиджи Tommy Hilfiger бренды белән берлектә, дизайнер буларак катнашкан коллаборация чыгара. Коллекция 2018 елда Миланда Мода атнасында соңгы тапкыр чыгарыла һәм тәкъдим ителә.
Marc Jacobs, Chanel, Michael Kors, Jean Paul Gaultier, Max Mara, Roberto Cavalli, Moschino, Missoni, Alberta Ferretti, Versace, Fendi, Prabal Gurung, Oscar de la Renta, Anna Sui, Brandon Maxwell, Sonia Rykiel, Balmain, Miu Miu, Giambattista Valli, Tom Ford, Puma, Tommy Hilfiger, Off-White, Isabel Marant, Burberry кебек брендлар күрсәтүләрендә катнаша. Шулай ук Victoria’s Secret күрсәтүендә 2015, 2016 һәм 2018 елларда катнаша.
Ул Кельвин Харрисның 2015 елның 6 августында чыгарылган «How Deep Is Your Love» клипында төшә, һәм шулай ук 2016 елның 29 гыйнварында чыккан Зейн Маликның «Pillowtalk» музыкаль клипында төшә.
2016 елда ул The Fashion Awards тантанасында Халыкара модель дип атала.
2017 елдан башлап, Хадид Vogue Eyewear һәм Messika Jewelry белән ике коллаборация чыгара. 2019 елның февралендә ул Reebok бренды белән спорт киеме һәм аяк киеме коллекциясен чыгара.
Шәхси тормыш 2013 елдан 2015 елга кадәр Джиджи Хадид җырчы Коди Симпсон белән очраша.
2015 елда Хадид җырчы Джо Джонас белән очраша.
2019 елның декабреннән Хадид One Direction төркеменең элеккеге әгъзасы Зейн Малик белән очраша; 2015 ел ахырыннан алар берничә тапкыр кушылалар һәм аерылышалар.
2020 елның сентябрендә Джиджи Хадид һәм Зейн Маликның Хай исемле кызы туа.
Фильмография
Клипларда төшү +ЕлИсемеБашкаручыРоль2014«Surfboard»Коди СимпсонКамео2014«Simplethings»МигельСөйгән яр2015«Bad Blood»Тейлор СвифтSlay-Z2015«Flower»Коди СимпсонКамео2015«How Deep Is Your Love»Кельвин ХаррисГашыйк кыз2016«Pillowtalk»Зейн МаликСөйгән яр2020«One More Time»Daft PunkҮз-үзеGigi Hadid Stars in Animated Tribute Video for Daft Punk's 'One More Time': Watch Billboard.
Бүләкләр һәм номинацияләр ЕлТипБүләкНәтиҗә2015First Annual Fashion Los Angeles AwardsЕл моделеҖиңүGigi Hadid Signs With Maybelline, Nabs Model of the Year Award Daily Front Row‘It’ girl Gigi Hadid nabs model of the year award New York PostTeen Choice AwardsМодельНоминацияWave 2 Nominees2016TRL AwardsBest LookҖиңүVincitori 2016 MTV.Teen Choice AwardsChoice Female HottieНоминацияFirst Wave of 'Teen Choice 2016' Nominees Announced and #` Voted Surfboard RevealedBritish Fashion AwardsХалыкара ел моделеҖиңү2017Third Annual Fashion Los Angeles AwardsBest Design DebutҖиңүYolanda Hadid Accepts Gigi's Fashion Award While She Has the FluTeen Choice AwardsChoice ModelНоминацияTeen Choice Awards 2017 Reveal 'Second Wave' of Nominations
Искәрмәләр
Сылтамалар
Models.com сайтында Джиджи Хадид
Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1995 елда туганнар Төркем:23 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр Төркем:Илчеләр