Сафин Фаил Габдулла улы (20 гыйнвар 1959 ел) — галим-социолог, Тарих фәннәре докторы (2001), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе Фаил Габдулла улы Сафин Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Бик-Карамалы авылында туган. Атасы Бөек Ватан сугышы ветераны авылда — монтер,әнисе сыер савучы булып эшләгән.

Фаил Сафин Дәүләкән шәһәренең беренче урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли.

1977-1979 елларда Армиядә хезмәт иткән. 1979 елдан алып 1985 елга кадәр Дәүләкән районы Бик-Карамалы урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли. 1985 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1994 елда — Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтының аспирантурасын тәмамлый. 2004 елдан — этнополитология бүлеге мөдире (ИЭИ УНЦ РАН)

Бүгенге көндә Уфа шәһәренең Р. Г. Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеген җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге Идел - Урал регионы халыкларының этнотел һәм этносәяси процессларны, этнодәүләт һәм этнос- ара мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә багышланган 100 дән артык фәнни хезмәтләр язган. Фаил Габдулла улы халыкара гыйльми конференцияләр, семинарлар һәм симпозиум үткәрелгән шәһәрләрдә катнашканПресс- служба БРО ПП «Патриоты России http://patriotrusrb.ru/node/428 »

Чикаго(1994) Майами (1996) Мангейм (ФРГ) Хельсинки (1999) Брюссель (2007)

Гыйльми хезмәтләре

Этноязыковые процессы в Башкортостане в XX столетии. М., 2000 Г. Язык в технологии кадровой политики. История и современность: опыт Башкортостана М.,2002 г. Вызов этничности в тенденции проявления идентичности СПб,2010 (автордаш)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Джон һәм Катрин Мак Артур гранты лауреаты (1996)

Искәрмәләр

Сылтамалар Сафин Фаил Габдулла улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Дәүләкән районында туганнар Төркем:1959 елда туганнар Төркем:20 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Татар галимнәре Төркем:Башкортстан галимнәре