Вики-әбиләр — Башкорт Википедиясендә олы яшьтәге хатын-кыз волонтерлары төркеме.

Тарихы 2016 елда, Ижевскида узган Вики-Урал төбәк семинарына юлланганда туган идея. Удмуртиянең Республикасының Евровидениеда чыгыш ясагач, дөньяны шаулаткан «Буран авылы әбиләре» өлгесендә өлкән яшьтәгеләрнең Интернет киңлегендә дә үзен таба алуын раслауны максат итеп куя. Төп составын «Бәйләнештә» социаль челтәренең «Башкорт хатын-кызы» төркеменә кергән гүзәл затлар тәшкил итә.

2016 елда Санкт-Петербургта үткән халыкара конференциядә башка тел бүлекләре ирекмәннәре соравы буенча вики-әбиләр турында мәгълүмат киң аудиториягә чыгарыла.

2016 елда Украин Википедиясенең халыкара конференциясендә вики-әбиләр белән Мухамадеева таныштыра.

2017 елда Берлинда үткән конференциядә Башкорт Википедиясе ирекмәне З. ӘЙЛЕ һәм украин википедисты, Башкорт юзер-төркемен оештыруда зур ярдәм күрсәтүче visem «вики-әбиләр» турында презентация белән чыгыш ясагач, аларны дөнья вики-ирекмәннәренә таныта.

2017 елда Мәскәүдә үткән халыкара конференциядә Башкортстаннан зур делегация, шул исәптән 6 вики-әби катнашып, махсус секциядә үзләренең эшчәнлеге белән таныштыраТатарский раздел «Википедии»: споры вокруг «России» и всемирная слава башкирских бабушек.

2018 елда Кейптаунда узган Викимания чарасында катнашучыларны Россия телләре бүлекләре ирекмәннәре, шул исәптән вики-әбиләр исеменнән Банат Вәлиева-Яубасарова сәламлиКейптаунда үткән Викимания-2018 конференцияһында ҡатнашыусыларҙы сәләмләү.

2019 елның 11-13 октябрендә Сербиянең башкаласы Белградта үткән Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа википедияләренең халыкара конференциясендә катнашып, Гүзәл Ситдикова вики-әбиләр группасы эшчәнлеге, ирекмәннәрне википедияга социаль челтәрләр аша җәлеп итү ысулы белән таныштыраВ Сербии презентовали движение «Викибабушки» из Башкортостана.

Бүләкләре

Мәскәүдә Милләтләр эше буенча федераль агентлык белән «Комсомольская правда» гәзите оештырган һәм өченче тапкыр үтә торган «Ключевое слово» Бөтенрусия конкурсында 713 дәгъвачы арасыннан Башкорт Википедиясенең «Вики-әбиләр» проекты (авторы — З. ӘЙЛЕ) җиде номинация буенча билгеләнгән 9 җиңүче арасында «Иң яхшы социаль инициатива» номинациясендә җиңү яулый (25 октябрь, 2019)Найдено «Ключевое слово». Филантропиянең үстерү хәйрия фонды (БФ «КАФ») «#ЩедрыйВторник-2019 в России» проекты чикләрендә үткәргән «Щедрая история» конкурсында Вики-әбиләр тарихы җиңүче булып, «Изгелек» Мәрхәмәтлелек фондына 100 мең сум акча күчерә#ЩедрыйВторник«Вики-бабушки» Башкирии подарили 100 тысяч рублей БФ «Изгелек».

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Как привлечь пенсионеров к написанию энциклопедии? Вики-бабушки шлют привет! Зачем и как привлекать пожилых к работе над «Википедией»? Кэтрин Маэр сығышы Банат-Валеева Яубасарова Кунсылу Кутлубаева Рашида Гизатуллина Минсулу Абдуллина Зайтуна Нигаматьянова Круглый стол. Рашида Гизатуллина Homemade live English channel of Russian WikiConference 2019. Day 2 (Sept.29). Round table Языковой активизм заставил нейронную сеть овладеть башкирским языком Гүзәл Ситдиҡованың Белградтағы сығышын 6:22:40 минуттан ҡарарға

Төркем:Башкорт Википедиясе Төркем:Вики-әбиләр Төркем:Волонтерлык