Олег Борисович Лупанов (1932 елның 2 июне — 2006 елның 3 мае) — совет һәм Россия математигы, Россия Фәннәр академиясе академигы, МДУ механика-математика факультеты деканы (1980—2006), М. В. Калдыш исемендәге Гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре (1993—2006), Ленин премиясе лауреаты.
Тормыш юлы Олег Лупанов 1932 елның 2 июнендә Ленинградта туган.
1955 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын математика белгечлеге буенча тәмамлый. 1958 елда А. А. Ляпунов җитәкчелегендә «Контакт схемалар синтезы турында» кандидатлык диссертациясе яклыйкаталог РНБ. Докторлык диссертациясе — «Функциональ элементлардан схемалар синтезының асимптотик закончалыклары турында» (1963)Каталог РНБ.
Функциональ элементлардан булган схемаларны синтезлауның иң яхшы методын — Лупанов методын (Lupanov representation) эшләгән.
Мәскәү дәүләт университетында 1959 елдан укыта, 1960 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1967 елдан — профессор. 1980 елдан 2006 елга кадәр МДУның механика-математика факультеты деканы булып тора, 1981 елдан 2006 елга кадәр ул үзе төзегән дискрет математика кафедрасын җитәкли.
1972 елдан ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2003 елдан Россия фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасыИнформация на сайте ИС АРАН. 1993 елда ул Келдыш исемендәге гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре була, анда 1955 елдан бирле эшләгән.
Мәскәүдә 2006 елның 3 маенда вафат була. Мәскәүнең Хован зиратында җирләнгәнМогила О. Б. Лупанова на Хованском кладбище.
Бүләкләр Фәнни казанышлары өчен Ленин премиясе (1966) һәм Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов премиясе (1992) белән бүләкләнгән.
«Хөрмәт Билгесе» (1975), Кызыл Байрак Хезмәт (1982), Халыклар Дуслыгы (1992) орденнары белән бүләкләнгән.
Атказанган МДУ профессоры (2001), Молдавия фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (2001)Membrii Academiei de Ştiinţe a Moldovei: Dicţionar (1961—2006) / Ch.: Î.E.P. Ştiinţa, 2006.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Страница Олега Борисовича Лупанова на сайте ИПМ РАН Общероссийский математический портал
Төркем:ССРБ математиклары Төркем:Русия математиклары Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:2006 елда вафатлар Төркем:3 май көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1932 елда туганнар Төркем:2 июнь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Математиклар