Майя Ишморатова (27 май 1966 ел) — галим-ботаник. 2007 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, физиология һәм гомуми биология кафедрасы мөдире. Россия Табигать фәннәре Академиясенең мөхбир әгъзасы, биология фәннәре докторы (2004), профессор (2011). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.
Биографиясе Майя Мөнир кызы Ишморатова 1966 елның 27 маенда Уфа шәһәрендә туган.
1983-1989 елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында белем алаhttp://bashenc.online/ba/articles/90379/ Башҡортостан энциклопедияһы — Ишморатова Майя Мөнир ҡыҙы.
Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Ботаника бакча-институтында башлый һәм дистә елга якын шунда эшли (өзеклек белән), шул исәптән 1998 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр, 2004 елдан — төп гыйльми хезмәткәр, 2005 елдан — лаборатория мөдире.
1998-2004 елларда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында, 2007 елдан бирле Башкорт дәүләт университетында укыта, физиология һәм гомуми биология кафедрасы мөдире.
Фәнни эшчәнлеге Фәнни эшчәнеге популяцияләр биологиясе, геоботаника, интродукция, күзәнәкләр һәм тукымалар культурасы белән бәйле.
180-нән артык фәнни хезмәт авторы.
Гыйльми хезмәтләре
Родиола иремельскаяна Южном Урале. М., 2006; Семена травянистых растений: особенности латентного периода, использование в интродукции и размножении in vitro. Уфа, 2009 (автордаш); Орхидеи Башкирского заповедника и сопредельных территорий. Уфа, 2010 (автордаш); «Математическое моделирование динамики численности биологической популяции при изменяющихся внешних условиях на примере бурзянской бортевой пчелы (Apis mellifera L., 1758)», Матем. биология и биоинформ., 12:1 (2017) (автордаш).
Ишморатова М. М. түбәндәге гыйльми җәмгыятьләр әгъзасы:
Бөтенрусия Анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар гыйльми җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе; Халыкара морфологлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе һәм Халыкара физиологлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре; Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы; Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы; Россия Табигать фәннәре Академиясенең мөхбир әгъзасыСотрудники кафедры физиологии и общей биологии .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ишморатова Майя Мөнир кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Ишморатова Майя Мөнир кызы Ишморатова Майя Мөнир кызы 2019 елның 21 ноябрь көнөндә архивланган. Сотрудники кафедры физиологии и общей биологии
Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Уфада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1966 елда туганнар Төркем:27 май көнне туганнар