Челтәркатлауның тутлы эпителиеның тумыштагы гипертрофиясе (ЧТЭТГ) — еш очрый торган ямансыз халәт, ул була: (а) гадәти, солитар яки төркемләнүче, (б) гадәти булмаган. Ике төрен аеру мөһим, чөнки соңгысы җитди системалы какшаулар белән бергә була ала (алга таба кара).
1. Солитар ЧТЭТГ
• Гадәттә экваторга якын урнашкан, төгәл чикләр белән яссы, куе соры яки кара төстәге түгәрәк яки оваль ясалу (рәс. 15.45а).
• Тутсыз лакуналар еш очрый (рәс. 15.45б).
• Кайбер ясалулар тутсыз, юка чик билбавыннан кала (рәс. 15.45в).
• Юкстапапилляр урнашу сирәк очрый (рәс. 15.45г).
2. Төркемләнүче ЧТЭТГ
• Хайваннар эзләре кебек ясалган (пигментация «аю эзләре») күпсанлы чыганаклар, үзәккә якынрак булган кечкенә чыганаклар белән күз төбенең бер секторында яки квадрантында еш урнаша (рәс. 15.45д).
• Сирәк кенә ясалулар тулысынча тутсыз була («котып аюы эзләре») (рәс. 15.45е).
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары