Баш эчендәге менингиомалар гадәттә урта яшьтәге хатын-кызларда үсеш ала. Күрү кыры кимчелекләре һәм клиника шеш урнашуына бәйле (рәс. 21.32).

1. Төрек ияре калкулыгы менингиомалары гадәттә күрү нервлары хиазмага күчү урынын кысалар. Бу күрү нервы кысылу өчен ипсилатераль үзәк скотома барлыкка килүенә һәм алгы Вилибранд тезе зарарлану өчен контралатераль өске чигә кимчелегенә (тоташтыргыч скотома) китерә.

2. Чөйсыман кырның менингиомасы медиаль урнашса тизрәк, ә чөйсыман сөяк һәм урта баш чокырын җәлеп итсә күрү нервын соңрак кыса (рәс. 21.33а). Соңгы очракта классик күренеш булып чигә чокыры өлкәсендә гиперостоз нәтиҗәсе буларак шешү тора (рәс. 21.33б).

3. Ис сизү чокыры менингиомасы ис югалту һәм шулай ук күрү нервы кысылу сәбәбе була ала.

4. Дәвалау хирургик юл белән, тулысынча кисеп алынмаганда радиотерапия кулланалар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Неврология