Барон Отто Федорович Розен (1778 — 12 апрель 1828) — 1826-1828 елларда Казан губернасы губернаторы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Биографиясе Розен Отто Федорович — алпавыт, вице-полковник һәм Кийкланың дәүләт киңәшчесе Фридрих Густав фон Розен (1740—1817) һәм аның Софь-Елена Дерфельден гаиләсендә туа.

1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм майор булып отставкага чыккан.

1818 елда ул Эстляндиянең обер-ландгерихтендә риттершафт-гауптман, ә аннары Эстляндия губернасы дворянлыгы җитәкчесе була. Аңа Киска һәм Ватла  дворян утарлары караган.

1826 елның 1 маенда Казан гражданлык губернаторы итеп билгеләнә, Казанга килгәч тә, аңа Казан уку округының элеккеге попечителе М. Л. Магницкий белән көрәшкә керешергә туры килә, ул Казанда яшәп, барон Розенга Санкт-Петербургка донослар яза, әмма тиздән Магницкий Ревельга сөрелә.

Казанда барон Розен ике елдан да азрак яши һәм 1828 елның 12 апрелендә вафат була.

Гаиләсе Абыйсы - Фёдор Фёдорович (Фридрих Георг Отто фон Розен) - генерал-лейтенант, Наполеон белән сугышларда батырлык күрсәтә.

Хатыны — Анна-Христина фон-Гельвиг. Никахта бердәнбер кыз туа:

Каролина Софи Луиза фон Розен (1799—1878), Виртс, Мытсу, Паатсалу, Илусте һәм Нехату утарлары мирасчысы, Б.В. Икскульнең улы Якоб Иоганн Карл фон Икскульгә кияүгә чыга.

Бүләкләре 1818 елның 19 августында 3 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены ала.

Андреев тасмасында «1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» көмеш медале белән бүләкләнәРозен фон, Фёдор Фёдорович.

Искәрмәләр

Әдәбият

Розен, Отто Федорович (Казанский губернатор) Барон А. Е. Розен, Очерк фамильной истории рода баронов Розен, СПб. 1876, стр. 69; Князь П. В. Долгоруков, Российская родословная книга, т. III, стр. 390, № 119; Архив Капитула орденов (дата смерти); В. И. Панаев, Воспоминания («Вестн. Европы» 1867, т. IV, с. 120); Н. И. Загоскин, История Имп. Казанского Университета, т. IV, Каз. 1906; «Русск. Стар.», т. XXXIV, стр. 636 и т. XL, стр. 360. Төркем:Казан губернаторлары Төркем:II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары Төркем:I дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:IV дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары Төркем:Казанда вафатлар Төркем:1828 елда вафатлар Төркем:1778 елда туганнар Төркем:3 июль көнне туганнар