Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров — күренекле татар шагыйре, рәссам.

Ул 1938 елның 16 февралендә туа.

«Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Неповторимая мелодия», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар һәм әдәбият дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде.

Гакыйль Сәгыйров Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Гаяз Исхакый (2001) исемендәге әдәби премияләр, рәсемнәре өчен халыкара «Филантроп» бүләге лауреаты.

Шагыйрь 2009 елның 29 июлендә вафат була.

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар рәссамнары Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары