Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви () - тәблигъ җәмәгатенә нигез салучы Ислам галиме.
Тормыш юлы Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви 1885 елда Британия Һиндстанындагы кечкенә генә шәһәрдә диндар галим гаиләсендә туа. Аның әтисе Мәүлана Ильяс Исмәгыйль гомерен гыйбадәткә, кешеләргә Коръәнне өйрәтүгә һәм башка белемнәрне таратуга багышлый. Мөхәммәт Ильяс мәктәптә укый һәм Коръән-хафиз була. Соңрак (1896 яки 1897 елдан алып) ул белемнәрен абыйсы Мөхәммәт Яхъядан ала башлый. 1908 елда Деобанд шәһәренә килә һәм Мәхмүт Хәсән исемле галимнән Тирмизи һәм Бохари хәдис җыентыкларын өйрәнә.
Тәблигъ җәмәгатенә нигез салуы 1920 еллар башында Мөхәммәт Ильяс Һиндстанның Меват өлкәсендәге мөселманнарны Ислам кагыйдәләре буенча яшәргә чакырыр өчен мәдрәсәләр тәмамлаган яшләрне ул өлкәгә җибәрә. Кыска ара эчендә бу хәрәкәт җәелеп китә.
Төркем:Шәхесләр:Ислам Төркем:Ислам