Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты (1986). Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына һәм Теләче районының Казаклар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була.

Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы.

1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Хәтер Казан шәһәренең бер урамына Рөстәм Яхин исеме бирелгән. 2025 елда Биектау тимер юл станциясе бистәсендә ачылган балалар сәнгать мәктәбенә исеме бирелгән (Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе дип аталган)Биектауда Рөстәм Яхин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Татар-информ, 10.08.2025. 2025 елның сентябрендә Биектау районының Усад авылында Рөстәм Яхин исемендәге сәнгать мәктәбе ачылганЭльза Кузнецова. Биектау районының Усад авылында Рөстәм Яхин исемендәге яңа сәнгать мәктәбе ачылды. Татар-информ, 22.09.2025.

Искәрмәләр

Чыганаклар Нуруллин Р.Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 208 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-70-1.

Сылтамалар «Милләттәшләр» РӨСТӘМ ЯХИН (Татар теленә тәрҗемә итегез ) Италияның баш ҡалаһында Заһир Исмәғилев менән Рөстәм Яхиндың музыкаһы яңғыраны Моны да карагыз Моабит төрмәсендә (М. Җәлил, Р. Яхин)

Төркем:Татар композиторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Рөстәм Яхин