Мөселман, мөслим () — Ислам дине тәгълиматы буенча яшәүче кешеИслам нигезе булган Коръән-и Кәрим кешене исә җир йөзендә хәлифә (ягъни, Аллаһы Тәгалә урынбасары) булу өчен яратылган зат дип белдерә (Бәкара сүрәсе, 30-36 аятләре: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылачакмын". Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түшүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" — диде... » Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә. Казан, 1992.).

Мөселманнарның дини практикалар Исламның биш баганасында тасвирланган.

Дөнья буйлап үзен мөселман дип билгеләүчеләр саны 1,3 — 1,8 млрд кеше дип исәпләнә.

Билгеләмә Ислам динендә мөселман — Аллаһ тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең аның илчесе һәм рәсүле булуына шәһадәт иткән һәм Исламның биш баганасында тасвирланган тәртиптә яшәргә торышкан кеше.

Мөселманнар турында Коръәндә

Мөселманнар турында Хәдистә Белемнәрен арттыру — һәрбер мөслим һәм мөслимәнең бурычы В изречении пророка Мухаммада сказано: «Стремление к знаниям – обязанность каждого мусульманина и каждой мусульманки» - передано Ат-Табарани, Ибн Маджа и аль-Байхакый.

Мөселман җәмгыятьләренең хәле Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә: Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган. Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.

Татарстан Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче ярдәмчесе һәм пресс-сәркәтибе Рөстәм Батровның 2014 елның 1 февраль көнендә «Бөтендөнья хиҗаб көне» (en) уңаеннан кешенең Аллаһ Тәгалә алдында тышкы дини атрибутлары мы, иманы мы әһәмиятлерәк мәсьәләсенә багышланган мәкаләсе һәм Хәнәфи мәзһәбенең шик астына салына алмаслык догма булуы турында башка фикерләре аркасында үз вазифаларыннан читләштерелүе турында хәбәрләр чыкты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Хәлифә Иман (дин)

Төркем:Ислам Төркем:Шәхесләр:Ислам