Балалар Eurovision җыр бәйгесе () — ел саен үткәрелә торган телевизион бәйге. Анда ЕВСка кергән дәүләтләрдән берәр җырчы бала катнаша. Eurovision җыр бәйгесе аналогы, ләкин бәйгедә, аннан аермалы буларак, 15 яшькә кадәр балалар катнашалар. Конкурс бөтен Европа терреториясендә, кайбер бүтән материкларда телевидение һәм радио буенча, шулай ук Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелә.
Тарих Беренче бәйге 2003 елда оештырыла. Башта оештыруда скандинавия телеканаллары катнашканнар, ләкин соңрак алар «MGP Nordic» бәйгесен оештыруга күчтеләр һәм Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесен оештырудан туктадылар. Шул вакыттан бәйгене үзендә үткәрүче ил оештырыла (ул алдан сайлана).
2004 елдан 2010 елга кадәр үтәүче супервайзер Сванте Стокселиус була. 2010 - 2012 елларда үтәүче продюссер ролен Белтелерадиокомпания рәисе урынбасары Александр Мартыненко үтиячәк.
Кагыйдәләр Бәйге кагыйдәләре олылар өчен Eurovision җыр бәйгесенә нигезләнгәннәр, ләкин, шул ук вакытта, аермалар да бар.
Бәйге болай үздырыла: Бәйгедә катнашучы барлык илләр төрле ысуллар белән үзенең җырчысын һәм җырын сайлый. Бәйгедә 10 яшьтән 15 яшькә кадәр (2007 елга кадәр - 8 - 15 яшьтәгеләр) катнаша алалар. Барлык илләрнең җырчылары бер тапкыр төре тавыш белән җырлыйлар (җырчы тавышы алдан языла алмый). Беренче катнашучы җырлый башлагач тамашачы тавыш бирүе башлана. Тавыш бирүдә турыдан-туры эфирда караучы һәм бәйгедә катнашучы илләр генә катнаша ала. Тамашачылар аларга иҗ ошаган җырга тавыш бирәләр. Үз җырчыларына тавыш бирә алмыйлар. Тавыш бирү ике тапкыр кыска кабатлаудан соң туктатыла (олылар бәйгесендә актык җырчыдан 15 минут үткәч туктатыла). Шулай ук профессиональ жюри дә тавыш бирә. Барлык тавышлар илләр буенча кушыла. Барлык илләр спутник аша үзләренең нәтиҗәләрен җибәрәләр. Иң күп балл җыйган ил җиңүче дип санала.
Җиңүчеләр ЕлҖиңүчеТелАртистҖырУрын2025 ФранцияФранцузчаLou DeleuzeCe monde Тбилиси, Грузия2024 ГрузияГөрҗичәАндрия ПуткарадзеTo My Mom Мадрид, Испания2023 ФранцияФранцузчаZoé ClauzureCœur Ницца, Франция2022 ФранцияФранцузчаLissandroOh Maman! Ереван, Әрмәнстан2021 ӘрмәнстанӘрмәнчә, ИнглизчәMalénaQami Qami Париж, Франция2020 ФранцияФранцузчаValentinaJ'imagine Варшава, Польша2019 ПольшаПолякча, ИнглизчәViki GaborSuperhero Гливице, Польша2018 ПольшаПолякча, ИнглизчәRoksana WęgielAnyone I Want to Be Минск, Белорусия2017 РоссияРусча, ИнглизчәПолина БогусевичWings Тбилиси, Грузия2016 ГрузияГөрҗичәМариам МамадашвилиMzeo Валлетта, Мальта2015 МальтаИнглизчәDestiny ChukunyereNot My Soul София, Болгария2014 ИталияИтальянча, ИнглизчәVincenzo CantielloTu primo grande amore Марса, Мальта2013 МальтаИнглизчәGaia CauchiThe Start Киев, Украина2012 УкраинаУкраинча, ИнглизчәАнастасия ПетрикНебо Амстердам, Нидерландлар2011 ГөрҗистанГөрҗичәCandyCandy Music Ереван, Әрмәнстан2010 Әрмәнстан ӘрмәнчәВладимир АрзуманянMama Минск, Белорусия2009 Нидерландлар Нидерландча Ralf Mackenbach Click Clack Киев, Украина2008 Грузия —BzikebiBzz... Лимассол, Кипр2007 БелорусияРусчаАлексей ЖигалковичДуслар белән Роттердам, Нидерландлар2006 РоссияРусчаТолмачев туганнарЯзгы джаз Бүкрәш, Румыния2005 БелорусияРусчаКсения СитникБез бергә Хасселт, Бельгия2004 ИспанияИспанчаMaría IsabelAntes Muerta Que Sencilla Лиллехамер, Норвегия2003 ХорватияХорватчаDino JelusićTi Si Moja Prva Ljubav Копенһаген, Дания
Илләр арасында җиңүләр саны ИлҖиңүләр Бәйгеләрр Грузия42008, 2011, 2016, 2024 Франция42020, 2022, 2023, 2025 Әрмәнстан22010, 2021 Польша22018, 2019 Россия22006, 2017 Мальта22013, 2015 Белорусия22005, 2007 Италия12014 Украина12012 Нидерландлар12009 Испания12004 Хорватия12003
Китүләр, кире кайтулар һәм дебютлар ЕлБарлыгыДебютларКире кайтуларКитүләр 2003 16 16: Греция, Хорватия, Кипр, Белорусия, Латвия, Македония, Польша, Норвегия, Испания, Румыния, Бельгия, Бөек Британия, Дания, Швеция, Мальта, Нидерландлар 2004 18 2: Франция, Швейцария 2005 16 2: Сербия, Россия 4: Польша, Франция, Швейцария, Кипр 2006 15 3: Португалия, Украина, Сербия 1: Кипр 5: Бөек Британия, Латвия, Норвегия, Дания, Сербия 2007 17 4: Әрмәнстан, Грузия, Болгария, Литва 2: Хорватия, Испания 2008 15 2: Португалия, Швеция 2009 13 1: Швеция 3: Болгария, Греция, Литва 2010 14 1: Молдова 2: Литва, Латвия 2: Кипр, Румыния 2011 Туплау бара 2: ,
12 балл Ел12 балл 2003 , , , , , , , , , 2004 , , , , , , 2005 , , , , , , , , 2006 , , , , , , 2007 , , , , , , 2008 , , , , , , 2009 , , , , 2010 , , , , , , ,
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Евровидение җыр бәйгесе Евровидение бию бәйгесе
Сылтамалар
Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе. Бәйге тарихы. http://www.junioreurovision.tv/ http://www.esckaz.com/jesc/
*