Нина Георгиевна Попова (1945 елның 20 марты, Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия театр, кино һәм телевидение актрисасы. РСФСРның атказанган артисты (1984).
Тормыш юлы Нина Попова 1945 елның 20 мартында Бөгелмәдә туа.
1966 елда МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлый (курс җитәкчесе — Александр Михайлович Карев). Шул ук елдан башлап Попова Борис Равенских чакыруы буенча килгән Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Шулай ук Яблочкин исемендәге Үзәк актёрлар йортында да уйный.
Экраннарда аның «Көннән-көн» совет телесериалында Женя Якушева образы аеруча танылган. Кинода дебюты Владимир Беренштейнның «Нейтраль сулар» фильмында Ирина ролен башкарганда була.
Бүләкләр
РСФСРның атказанган артисты (1984); «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале (1997); II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2001); Курский һәм Рыльский Митрополиты Рәхмәт хаты (2016); Мәскәүгә лаек хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе (2017); «Хезмәт ветераны» медале (2010); Дуслык Ордены (2020); «Рус классикасын Ватан сәхнәсендә саклаган өчен» РСФСРның халык артисткасы Лозицкая исемендәге диплом (2020).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Нина Попова театр сайтында
Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаучылар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Россия телевидение актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Россия театр актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Бөгелмәдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1945 елда туганнар Төркем:20 март көнне туганнар