Леонард Мөхәммәт улы Мөхәммәтҗанов (1941 елның 8 гыйнвары, Бөгелмә, Татарстан АССР — 2019 елның 6 ноябре, Ульяновск, Россия) — совет туплы хоккейчысы, чирәмдәге хоккейчы, капкачы, ССРБ атказанган спорт мастеры (туплы хоккей, 1973), дөнья чемпионы (1973).

Тормыш юлы Леонард Мөхәммәтҗанов 1941 елның 8 гыйнварында Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. 1955 елда Казанның «Спартак» яшүсмерләр командасында туплы хоккей уйный башлый. Туплы хоккейдан тыш яшь чагында баскетбол белән дә уңышлы шөгыльләнә.

«Спартак» һәм «Ракета» (икесе дә — Казан) осталары өчен 1962 елның февраленә кадәр чыгыш ясый.

Биш сезон дәвамында СКА (Свердловск) клубы капкасын саклаган, аның белән 1966 елда ССРБ чемпионы, 1965 һәм 1967 елларда ССРБ чемпионатларының көмеш призёры була.

1967 елда Ульяновск «Волга»сына күчеп, көмеш (1972) һәм ике тапкыр бакыр (1976, 1977) ССРБ чемпионатлары призёры була. Ике тапкыр (1972, 1973) сезонның иң яхшы капкачысы дип таныла.

ССРБ җыелма командасына җәлеп ителә, аның составында 1973 елда дөнья чемпионы була. Аңа капиталистик илләргә бару тыелгач, 1975 елда җыелма команда өчен чыгыш ясавын тәмамлый.

Шулай ук Ульяновск «Волга»сы өчен чирәмдәге хоккей уйнаган (1969—1978), ССРБ чемпионы (1970, 1974). ССРБ җыелма командасында (1969).

Карьерасын тәмамлагач, Ульяновскта «Заря» балалар командасы тренеры булып эшли (1981—1987). 1987 елдан Спорт әзерлеге үзәгендә капкачыларны әзерләү белән шөгыльләнә. Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә «Заря» 1985 елда «Плетёный мяч» турнирының икенче призёры була.

Казанышлар

Туплы хоккей

ССРБ чемпионы: 1966 ССРБ чемпионатының көмеш призёры: 1965, 1967, 1972 ССРБ чемпионатының бакыр призёры: 1976, 1977 РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе: 1970 Дөнья чемпионы: 1973 2 тапкыр сезонның иң яхшы 22 уенчысы исемлегенә кергән: 1972, 1973 Сезонның иң яхшы капкачысы: 1972, 1973 Дөнья чемпионатының иң яхшы капкачысы: 1973 Дөнья чемпионатының символик җыелмасы: 1973 «Волга» символик җыелмасы: 2000, 2006, 2007

Чирәмдәге хоккей

ССРБ чемпионы: 1970, 1974 ССРБ чемпионатының көмеш призёры: 1972, 1976 ССРБ чемпионатының бакыр призёры: 1975 Сезонның иң яхшы капкачысы: 1972, 1974

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Легенды нашего хоккея. Леонард Мухаметзянов Леонард Мухаметзянов: С Ивлиевым познакомился 25 лет назад В Ульяновске умер Леонард Мухаметзянов

Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Сембердә вафатлар Төркем:2019 елда вафатлар Төркем:6 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Бөгелмәдә туганнар Төркем:1941 елда туганнар Төркем:8 гыйнвар көнне туганнар