Лениного́рск районы () — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында, Дала Зәе елгасының югаргы агымында урнашкан. Административ үзәге — Лениногорск шәһәре. Хәзерге Лениногорск урынында 1795 елда Яңа Писмән биләмәсенә нигез салынган. XIX гасырда Яңа Писмән вулысы башта Ырынбур губернасы Бөгелмә өязенә, соңрак — Самар губернасына кергән. 1955 елның 18 августында, Яңа Писмән районы Татар АССРының бер өлеше булгач, җирлек шәһәр статусын ала һәм аңарга революционер Владимир Ленин исеме бирелә — Лениногорск дип атала башлый. Район да шушы исем белән йөртелә. Этимологиясе Лениногорск районы үзенең исемен торак пункт атамасыннан алган (хәзер — административ үзәк). 1955 елга чаклы Лениногорск Яңа Писмән дип аталган, ул үз чиратында Иске Писмән авылыннан (шулай ук Ясаклы Писмән) XIX гасырда аерылып чыккан. Географ Евгений Поспелов күрсәтүенчә, гомуми Писмән топонимы Татарстанның елга һәм авыллары исемендә еш очраган писмән яки пичмән татар сүзен рус сүзенә охшату аша барлыкка килгән. Флагы һәм гербы Лениногорск муниципаль районының хәзерге гербы һәм флагы 2005 елның июлендә раслана. Геральдик билгеләрне республика президенты карамагындагы Геральдика советының авторлар коллективы эшләгән һәм Татарстан һәм Россиянең Дәүләт геральдика реестрына кертелгән. Герб турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: яшел кырга көмеш белән каймаланган кара түбә кайчысы кадалган, ә аскы өлештә икесе ике якка авышкан алтын төстәге ике чәчәк. Гербның өске өлешендә кызыл фонда алтын белән чигелгән яшел лалә сүрәтләнгән. Яшел кыр һәм чәчәкләр Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы географик үзенчәлекләрне күрсәтә, шулай ук җирле флора һәм фаунаның күптөрлелеген символлаштыра. Белгечләр көмеш җирлегендәге кара кайчыны төрлечә аңлаталар: бер яктан, бу — районның икътисади үсешен тасвирлаучы нефть фонтаны. Икенче яктан караганда, кайчы формасын республиканың көньяк-көнчыгышындагы бу мөһим сәнәгать һәм транспорт төененнән таралып киткән юллар мәгънәсе салынган дип аңлатырга мөмкин. Гербның очындагы ике якка авыш урнашкан лалә чәчәге милли традицияләрне саклауны һәм ихтирамны күрсәтә. Флаг герб нигезендә эшләнгән һәм Татарстанның милли флагы төсләрен кабатлый, әмма герб композициясе аның төп контуры рәвешендә сул яктан урнашкан. Флаг нигезендә иңе озынлыгына карата 2:3 нисбәтендәге төсле тукыма ята. Географиясе

Урнашуы Район төньякта — республиканың Әлмәт районы, көнчыгышта — Бөгелмә районы, көнбатышта — Чирмешән районнары белән, көньяктан — Самар өлкәсе (Шынталы һәм Келәүле районнары) белән чикләнә. Киңлек юнәлешендә озынлыгы 63 км, меридиан юнәлешендә — 33 км тәшкл итә. Район урман-дала зонада урнашкан һәм уртача континенталь климатка ия. Геологик характеристикасы Лениногорск районы Татарстан районнары арасында биек рельефлы районнарның берсе. Билгеләр 150 метрдан 340 метрга кадәр үзгәреп тора, аларның иң түбәннәре елга үзәннәрендә, ә иң югарылары - Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы һәм Шогыр калкулыкларының югаргы түбәләрендәге күпсанлы тау катламларында билгеләнә. Җирле ландшафт елга үзәннәре, чокыр-чакырлар һәм өннәр челтәре белән характерлана, шул ук вакытта төшү урыннары я сөзәк тау битләре, я текә чыгынтылар белән характерлана. Район территориясендә Чишмә, Дала Зәе елгалары һәм аларның кушылдыклары ага. Лениногорск районы республикада чишмәләре күплеге белән аерылып тора — 263. Төбәк иң күп җир асты казылма байлыкларына: нефть, битум, известьташ, доломит, ком-вак таш катышмалары, балчык һ. б. ия. + Нефть яткылыклары № Атамасы Үзләштерелгәнлеге Зурлыгы 1 Урмышлы Эшкәртелә Кече 2 Ромашкинский Эшкәртелә Уникаль 3 Глазовский Эшкәртелә Кече 4 Коногоровский Разведкалана һәм тикшерелә Кече + Битум яткылыклары № Атамасы Үзләштерелгәнлеге Зурлыгы 1 Сугышлы Мәгълумат юк уртача 2 Спиридоновский Мәгълумат юк кече 3 Шөгер Мәгълумат юк кече 4 Иштирәк Мәгълумат юк кече 6 Самар Мәгълүмат юк уртача 9 Сары Биккол Мәгълумат юк кече 10 Мордва-Кармал Эшкәртелә уртача 11 Подлесной Үзләштерүгә әзерләнә кече + Балчык, карбонат токымнары яткылыклары № Файдалы казылмалар Зурлыгы Үзләштерелгәнлеге Атамасы 1 балчык, кирпеч балчыксыл туфрагы уртача Мәгълумат юк Яңа Шөгер 2 известьташ кече Дәүләт резервы Көньяк Кәркәле 3 известьташ кече Дәүләт резервы Сугышлы I 4 доломитлы известьташ вак ташы, онташы кече Эшкәртелә Кәркәле 5 известьташ кече Дәүләт резервы Тимәш 6 известька известьташ кече Мәгълумат юкВосходненский II 7 балчык, кирпеч балчыксыл туфрагы уртача Мәгълумат юк Восходненский 8 цемент балчыгы кече Дәүләт резервы Иштирәк 9 цемент изветьташы кече Мәгълумат юк Иштирәк 10 бут зветьташы уртача Эшкәртелә Кәркәле 11 цемент известьташы кече Мәгълумат юк 12 цемент балчыгы кече Дәүләт резервы Шөгер 13 цемент известьташы уртача Мәгълумат юк Шөгер 14 известьташ кече Дәүләт резервы Карлыгач 15 известьташ кече Дәүләт резервы Көньяк Урмышлы + Җир асты сулары һәм дәвалау пычраклары яткылыклары № Файдалы казылма Зурлыгы Үзләштерелгәнлеге Атамасы 1 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары эре Мәгълумат юк Бакир 2 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары уртача Мәгълумат юк Шөгер 3 Дәвалау пычраклары уртача Мәгълумат юк Югаргы Мочажина 4 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары уртача Эшкәртелә Лениногорск 5 Төче эчәр су уртача Эшкәртелә Бөгелмә шәһәренең су алу җайланмасы Флорасы һәм фаунасы Лениногорск районында махсус сакланылучы дүрт табигый объект урнашкан: Шөгер аучылык тыюлыгы, Дала тыюлыгы, Чишмә һәм Дала Зәе елгалары. Районның чирек территориясен киң яфраклы урманнар каплый, анда күбесенчә имән, өрәңге, юкә һәм каен үсә, шул ук вакытта урманнар республика территориясенең уртача 16 %ын гына алып тора. Аларның иң кыйммәтлеләре — сабакчалы имән утыртмалары. Урманнар бай үлән япмасы белән капланган һәм бик күп төрлө үсемлекләре белән үзенчәлекле: җилбәгәй, күке җимеше, каз суганы, исле балтырган, йолдызкай, урман кыңгыравы һ.б. Көньякта коры үзәнле һәм чокырлы дала ландшафты өстенлек итә. Үсемлекләр арасыннан монда кызыл тамыр, яшел җир җиләге, Маршалл кияү үләне, каурый кылган, болын солыбашы, бүтәгә, кылган таралган. Районда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган үсмлекләр бар, мәсәлән, Лениногорск районында әтмәкәй, чыпчык тарысы, аксыл-сары йонтәсбаш. Районда үсемлекләрнең барлыгы 110 төре үсә, шул исәптән 27 төре республиканың Кызыл китабына кертелгән. Татарстанның көньяк-көнчыгышы хайваннар һәм кошлар дөньясының төрлелеге белән аерыла. Орнитолог галимнар монда кошларның 68 төре яшәвен билгели. Кыр сабан тургае күп очрый, сирәгерәк — сары чәперчек һәм кыр девете (полевой конёк). Җирле кызыл китап кошларына тазгара яки көчегән, бүдәнә, кыр тавыгы яки көртлек, дала көйгәнәге, болын көйгәнәге, өке ябалагы, һупазы, нарат тургае, яшел тукран карый. Урманнарда үр куяны, төлке, европа нәкәсе (байбак) очрый; сирәгерәк - янут эт һәм дала көзәне. Җирле фаунаны кимерүчеләрсез: гади кыр тычканы, кечкенә урман тычканы һәм җирән кыр тычканы, Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәрдән: дала тычканы һәм Эверсман әрләннән башка күз алдына китереп булмый. Тарихы

XVI—XIX гасырлар XVII гасырга чаклы Чулман аръягы көньяк-көнчыгыш территориясендә кеше аз яшәгән. Тикшерелгән археологик мәгълүматлар буенча, хәзерге Лениногорск районы биләмәсендәге көтүлек җирләре күчмә хуҗалык алып барган Мөфтияри кабиләсенеке була. 1552 елда Казан ханлыгын Иван Грозный яулап ала, ә дүрт ел үтүгә башкортлар Россия составына керә. Шулай итеп хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясе Мәскәү дәүләтенең бер өлеше булып китә. Край белән Казан сарай приказы идарә итә, ә 1708 елдан урта һәм түбән Идел буен һәм Урал алдын үз эченә алган яңа барлыкка килгән Казан губернасы составына керә. 1730нчы елларда солдатларны урнаштыру планы эшләнә. Шулай, 1732 елда Кече Бөгелмә бистәсе (хәзер Лениногорск районының Медведка авылы) барлыкка килә, 1736 елда — Олы Бөгелмә (Бөгелмә шәһәре). Соңрак Спиридоновка авылына нигез салына. Районның чикләре күп тапкырлар үзгәртелгән, 1744 елдан бу территория Ырынбур губернасы составына керә. Казан һәм Ырынбур губерналары чиге Чирмешән елгасыннан үткән, аннан Кичүйгә чаклы көньяк-көнчыгышка төшкән һәм төньяк-көнчыгышка, Минзәләгә чаклы, күтәрелгән. 1740нчы елларда хәзерге Лениногорск районы территориясендә, империя хөкүмәте алып барган колониалләштерү һәм урыслаштыру сәясәтенә ярашлы, күчеп килүчеләр авыллары барлыкка килә. 1744-1747 елларда үткәрелгән икенче ревизия нәтиҗәсе буенча (патша Россиясендә халык исәбен алу), район территориясендә барлыгы 13 авыл (Каратай, Надер, Сәет, Урмышлы, Сары Бикчура, Аналык, Иштирәк, Кәркәле, Шөгер, Туктар, Куакбаш, Шачили, Измайлово) исәпкә алынган, әмма район биләмәсендә бу авыллар гына булмаган, ясаклы татар крестьяннарының исәбен алу китабына христиан авыллары - Иске Писмән һәм Кувацкая бистәсе кертелмәгән. 1761—1762 еллар халык исәбен алу нәтиҗәсе буенча, Кувацкая бистәсендә 210 йортта 1083 кеше, Письмянская бистәсендә — 109 йортта 711 кеше, Медведкада — 67 йортта 486 кеше яшәгән. Бу вакытка инде Сары Биккол, Каратай, Сугышлы, Кирлегач кебек яңа татар авыллары барлыкка килгән. 1770нче елларга бу җирләрдә мордва һәм чуаш авыллары - Мордовская Ивановка, Карамалка, Кузайкино һ.б. нигезләнгән. 1773—1775 елларда Урта Идел буенда Емельян Пугачёв җитәкчелегендә Крестьяннар сугышы башлана. 1773 елның октябрендә күтәрелеш Бөгелмә воеводствосын чолгап ала, һәм көзгә табан монда 15 пушка белән кораланган гомуми алганда 15 меңләп кешедән торган тистәләп баш күтәрүче отрядлар хәрәкәт иткән. Алар арасында Осип, Мостафин, Давыдов, Енгалычев, Уразмәтов, Черняев отрядлары булган. Күтәрелеш бастырылганнан соң хәзерге Лениногорск районы территориясенә качакларның яңа дулкыны ябырыла. Бәкер, Яңа Иштирәк, Тимәш, Югаргы Ширшила, Юлтимер авыллары барлыкка килә. 1775 елда Екатерина II губерна реформасы үткәрә — губерналар һәм өязләр саны арта. 1781 елгы реформа нигезендә Бөгелмә өязе булдырыла, аның территориясендә хәзер Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән һ. б. районнар урнашкан. 1781 елда Өфе наместниклыгы ике: Уфа һәм Ырынбур өлкәләреннән торган үзаллы губернага әйләнә. Уфа өлкәсенә сигез өяз кертелә, аларның берсе — Бөгелмә өязе. 1785 елга карата хәзерге Лениногорск районы территоиясендә 6 меңгә якын кеше яшәгән. Ун ел үтүгә Бөгелмә өязендә Яңа Писмән авылы барлыкка килә, һәм 1955 елда ул Лениногорск дип атала башлый. 1797 елга татар авылларында халык саны байтакка арта. Бөгелмәдә 359 йортта 1858 кеше, Медведкада — 99 йортта 870 кеше, Сарыбикколда — 28 йортта 178 кеше, Сәет-Кырлыгачта 40 йортта 227 кеше яши. 1851 елда административ реформалар нәтиҗәсендә составына Бөгелмә өязе дә кергән Самар губернасы булдырыла. 1860 елга анда халык саны 22 230 кешегә якын тәшкил иткән 37 торак пункт була, ә 1872 елга инде халык саны 28 929 кеше була. Бөгелмә өязенә кергән зур торак пунктларның формалашыуы XIX гасыр ахырына тәмамлана. Столыпин аграр реформасы үткәрелгәннән соң, 1905 елга район территориясендә тагы яңа авыллар: Яңа Елхау, Аккүл, Яңа Чыршылы, Марьяновка, Малаховка, Волжанка, Дала Зәйе авыллары барлыкка килә. Һәм биш елдан бу урында 55 015 кеше яшәгән. XX гасыр

Октябрь революциясеннән соң, Идел буенда хакимияткә большевиклар килә. 1917 елда Бөгелмә өязендә авыл волость советлары һәм депутатларны Советларның беренче өяз съездына сайлыйлар. Артабангы Ватандашлар сугышы елларында Чулман аръягының көньяк-көнчыгыш территориясеннән гаскәрләр уза, аяусыз сугышлар бара. 1918 елның 13 октябрендә Кызыл армия Бөгелмәгә керә, әмма икенче елның язында большевикларны Колчак кысырыклый, ә 1919 елның маенда шәһәр тагы да большевиклар контроленә күчә. Урындагы татар-башкорт формированиеләре Көнчыгыш фронтта акларга каршы торуда мөһим роль уйный.