Җаганнатһ (Ория телендә: ଜଗନ୍ନାଥ, Jagannātha; туры мәгънәдә "Галәмнең Ходае"; элегрәк Җәггернаут) — Һиндстанда һәм Бангладешта җирле Һинд дине традицияләре буенча табыныла торган илаһ, җаганнатһчылыкның (шулай ук Одиша вишнуизмы буларак мәгълүм) төп илаһы, Пурушоттама, Пара Браһман..

Вишнуизмда — Вишну-Кришнаның бер формасы сыман, шиваизмда — Шиваның Бхайрава аспекты буларак; җәйничелектә — Җинапатһ исемле тиртханкара сыйфатында кабул ителә.

Иртуганы Баларама һәм кызтуганы дэви Субһадра белән өчлек өлеше, агачтан ясалган һәйкәлләр сыйфатында хөрмәт ителәләр. Җаганнатһ поты зур түгәрәк күзләр һәм симметрик йөз белән бизәлгән агач кисәгеннән ясала, күзгә күренә торган итеп куллары яки аяклары юк. Табыну процедуралары, серләр һәм ритуаллар үзенә Һинд динендә киң таралмаган ритуалларны кертә."Synthetic Character of Jagannath Culture", Pp. 1–4 Культ үзәге — Пури шәһәрендә урнашкан Җаганнатһ гыйбадәтханәсе булып тора.

Һиндстанның Одиша, Чһаттисгарх, Көнбатыш Бенгалия, Җаркһанд, Биһар, Гөҗәрат, Ассам, Манипур һәм Трипура штатларында зур әһәмияткә ия. Ул шулай ук Бангладеш Һиндулары өчен әһәмиятле.

Галимнәр фикеренчә, Пури шәһәре элек автохтон культ үзәге булса кирәк — Кришна культы белән берләшкәндә җирле Җаганнатһ илаһы исеме сакланып кала. Җаганнатһның килеп чыгуы һәм эволюциясе ачык түгел. Кайбер галимнәр Ригведаның 10.155.3 гимнын мөмкин булган чыганак дип интерпретациялиләр, әмма башкалар килешмиләр һәм ул кабилә тамырлары белән синкретик/синтетик илаһ дип раслыйлар.

Һәр елның июньдә яки июльдә Һиндстанның көнчыгыш штатларында Җаганнатһка багышланган Ратһа ятра дип аталган фестиваль бәйрәм ителә. Башка ике ассоциацияләнгән илаһ белән бергә сурәте церемонияле рәвештә арбага урнаштырып баш гыйбадәтханәдән якынча 3 километр ераклыгында урнашкан Гундича гыйбадәтханәсенә тартыла. Анда берничә көн калудан соң төп гыйбадәтханәгә кайталар. Ходай Җаганнатһны арбада күрер өчен чарага күпсанлы лакх тугрылары килә. Шул ук вакытларда охшаш процессияләр дөнья буенча башка Җаганнатһ гыйбадәтханәләрендә дә оештырыла.

Күпчелек Вайшнава Һиндулары өчен, бигрәк тә кришнаитлар өчен Җаганнатһ Кришнаның һәм Маһавишнуның абстракт чагылышы, кайвакыт Кришна яки Вишнуның аватары. Кайбер Шайва һәм Шакта Һиндуларында ул Шиваның юк итү белән ассоциацияләнгән ярсулы манифестациясе Бхайраваның симметрия тулы тантрик формасы.

Этимологиясе Дҗаганнатһ ул "Галәм" мәгънәсендә "дҗагат" һәм "Остаз" яки "Раббы" мәгънәсендә сүзләрдән кушылып ясалган Санскрит сүзе. Шулай итеп, Дҗаганнатһ "Галәм хуҗасы" дигәнне аңлата.

Одиа телендә, Дҗаганнатһ башка исемнәргә бәйле, мәсәлән, Дҗага (ଜଗା) яки Дҗагабандһу (ଜଗବନ୍ଧୁ) ("Галәм Дусты"). Ике исем дә Дҗаганнатһтан килеп чыккан. Дәвам итеп, Илаһның физик кыяфәте нигезендә, Калья (କାଳିଆ) ("Кара төсле Ходай", әмма мәгънәсе шулай ук "Вакытлы Берәү" мәгънәдә булырга мөмкин), Дарубраһман (ଦାରୁବ୍ରହ୍ମ) ("Изге Агач Табышмагы"), Даруедебата (Ория телендә: ଦାରୁ ଦେବତା "Агачтан Ходай"), Чака акһи (Ория телендә: ଚକା ଆଖି) яки Чаканаян (Ория телендә: ଚକା ନୟନ) "Түгәрәк күзләр белән"), Чакадола (Ория телендә: ଚକା ଡୋଳା) "түгәрәк күз каралары белән") шулай ук сөйләмдә. Дина Кришна Джоши буенча сүзнең килеп чыгышы Сора халкының (Савараларның) Киттунг кабилә сүзеннән булырга мөмкин. Бу гипотеза Ведик кешеләр кабилә төбәкләрендә яши башлагач, кабилә сүзләрен кабул иткән һәм Илаһны Дҗаганнатһ дип атаганны раслый. О.М. Старза буенча алай түгелдер, чөнки Киттунг фонетик рәвештә бәйле түгел һәм Киттунг кабилә Илаһы яндырылган агачтан ясала һәм Дҗаганнатхтан бик аерылып тора. Иконография

Гыйбадәтханәләрдә Джаганнатх сурәте ачык итеп буялган, тупас тасланган "ним" агачы бүрәнәсе тора. Сурәт шакмаклы яссы баштан, күкрәктән калыккан йөзен чагылдыручы баганадан тора. Сурәттә муен, колаклар һәм буыннар юк һәм "анади" (башланусыз) һәм "ананта" (ахырсыз) берәүне символлаштыручы зур түгәрәк йөздән белеп була. Бу йөздә ике капланышсыз зур симметрик күзләр, бер күз Кояшны символлаштыра һәм икенчесе Айны, хасиятләрнең эзләрен 17-енче гасыр сурәтләрендә табып була. Ул маңгаенда Вайшнава U-формалы тамга Урдһва Пундра белән күрсәтелә. Старза раславынча аның караңгы төсе һәм башка хасиятләре Һинд дине Ходае Кришнаның Галәм формасының абстракциясе булып тора. Кайбер хәзерге Джаганнатх гыйбадәтханәләрендә ике кочаклаучы торышта алга күрсәтүче кыска агач кисәге аның кулларын чагылдыра. Старза раслаганча Һиндстаннан тыш, мәсәлән, Берлинда кайбер хасиятле урта гасыр һәм хәзерге сурәтләрдә Джаганнатх "тулысынча антропоморф" итеп, әмма традицион абстрак битлек йөзе белән күрсәтелә. Джаганнатхның типик сурәте Һинд динендә күбесенчә антропоморфик булган башка Илаһлардан аерылып тора. Шулай да, Һинд дине Илаһларының аниконик формалары киң таралмаган. Мәсәлән, Шива еш Шива линга формасында чагылдырыла. Һиндстанның көнчыгыш штатларында күпчелек Джаганнатх гыйбадәтханәләрендә һәм аның төп гыйбадәтханәләрендә, мәсәлән, Одишада, Пурида Джаганнатх иртуганы Балабһадра һәм кызтуганы Субһадра белән кертелгән. Төп иптәш Илаһларыннан кала, Джаганнатх сурәте Сударшана Чакраны күрсәтә һәм кайвакыт күп башлы Шеша Нага кулчатыры капланышы астында, икесе дә аны Вишнуга бәйли. Ул Бенгаль Култыгы портларына һәм Калькуттага корабларда килгән иртә Европа өйрәнүчеләр өчен Һинд диненең беренче кереше булган. Францискан монах булган Итальян кешесе Порденоне Одорикы аның гыйбадәтханәсенә һәм йөрешенә безнең эраның 1321 елында зиярәт кылган һәм аны Чиркәү телендә тасвирлаган. Вильям Бёртон Пури гыйбадәтханәсенә 1633 елда килгән, аны "Джагарнат" дип язып куйган һәм аны "елан сыман формада, җиде капюшон белән" дип тасвирлаган.

Балабһадра һәм Субһадра белән күрсәтелгәндә, аны башка ике абстракт сурәтләрнең овал формасы белән чагыштырып була торган түгәрәк күзләре буенча белеп була. Дәвам итеп, аның сурәте караңгы, шул ук вакытта Балабһадраның йөзе ак һәм Субһадраның сурәте сары. Өченче аерма булып Джаганнатх сурәтенең яссы башы тора, аны башка икенең ярым түгәрәк итеп кисеп ясалган башлары белән чагыштырып була. Алар белән Вишнуның иконик коралы Сударшана Чакра була. Ул Балабһадра белән якынча шул ук биеклектә, кызыл төстә, агач баганадан киселгән һәм традицион чагылышыннан аермалы буларак башка Вишну гыйбадәтханәләрендә чакра буларак итеп кисеп ясалган. Юлдашларсыз итеп сурәтләнгәндә Джаганнатх иконографиясе бары тик йөзен, кулсыз һәм торссыз итеп күрсәтә. Бу форма кайвакыт Патита Павана, яки Дадһи Ваман дип атала. Джаганнатх, Балабһадра, Субһадра яки Сударшана Чакра муртилары ним (Azadirachta indica) агачыннан ясала. Ним агачы Бһавишья Пурана аны Вишну муртилары ясалырга тиеш иң алкышлы агач итеп игълан ителгәнгә күрә сайлана. Шри Джаганнатха, Шри Балабһадра, Маа Субһадра һәм Шри Сударшана поты Шри Мандира яки Пурида, Шри Джаганнатха Гыйбадәтханәсендә һәр атна саен янә буяла. Ул яңа кисеп ясалган пот белән якынча һәр 12 яки 19 ел алыштырыла, яки төгәлрәк Ай-Кояш Һинду календаре буенча аның Асадһа ае булганда шул ук елда ике мәртәбә. Хасиятләр Джаганнатх традициясендә (Одия Вайшнавизмы), Ходай Джаганнатх иң еш рәвештә иң олы Илаһ буларак Кришнаның абстракт формасы белән идентификацияләнә. Джаганнатх Брахман/Пара Брахман һәм Пурушоттама/Шунья Пуруша Һинду метафизик концепцияләренә эквивалент дип таныла, биредә ул Аватари булып тора, ягъни пространство һәм вакытта чиксез булуның һәм барлык аватарларның сәбәбе һәм тәңгәл килүе. Автор Дипти Райның Пратапарудра Дэвада язылганы буенча, Одишаның Сурьявамси Патшасы: Пратапарудрадэва вакытында Одиа шагыйрьләре Сарала Дасаның фикерен кабул иткәннәр һәм әдәби эшләрендә шуннан Вишнуның (Джаганнатх) барлык аватарлары килеп чыга һәм Галәми уеныннан соң анда эри (билайя) дип чагылдырганнар. Алар буенча Джаганнатх Сурья Пуруса, Ниракар һәм Ниранджан, ул Галәми уенны башкару өчен Нилачалада һаман бар... Пратапарудрадэва вакытында биш Вайшнава Сакһа "Иптәшләр" эшләрендә Джаганнатх (Пурушоттама) шуннан Рама, Кришна һ.б. килеп чыккан Пурна Браһман, бу Галәмдә тумышларын алганнар һәм ахырда Пурна Браһманга чумачак. Джаганнатх традициясендә ул Кришна/Вишнуның барлык хасиятләренә ия. Бу ышану аны төрле чараларда киендереп һәм аңа төрле аватарлар буларак табынып бәйрәм ителә. Пураналарда Вишну аватары Нарасимха агач баганадан пәйда булган дип әйтелә. Джаганнатх Нарасимха Аватарга Шри Нарасимха гимны белән агач мурти яки Дару Браһма буларак табыныла дип ышаныла. Һәр елны Һинду календаренең Бһадра аенда, Джаганнатх Вишнуның Вамана аватары формасында киендерелә һәм бизәлә. Джаганнатх 16-ынчы гасырда Пурига барганда Рагһунатһ дип атаган һәм Рамага буларак табынылган Тулсидаска Вишнуның башка аватары буларак Рама формасында пәйда булган. Кайвакыт кайберәүләр аны Кришнаның аватарларының (инкарнацияләренең) берсе дип (ягъни Буддһа-Джаганнатһ) яки Вишну (ягъни Вамана) дип саный. Аның исеме Вишнуның традицион (ун аватар) Дашаватарада очрамый, гәрчә билгеле Одиа әдәбиятында Джаганнатх Кришнаның аватары буларак мөрәҗәгать ителгән булган, Дашаватарада Будда аватары өчен эквивалентның алыштыручысы. Тантрик Илаһ Вайшнава традициясеннән тыш, Джаганнатһ Тантрик табынуның чагылышы булып тора. Иконографиядә симметрия, ритуалларда мандалалар һәм геометрик өлгеләр кулланы тантрик бәйләнеш тәкъдимен тәэмин итә. Джаганнатх Шайвитлар һәм Шакта секталарында Бхайрава яки Ходай Шива, яки Вимала Алиһәсенең ире буларак табыныла. Пурида Джаганнатх Гыйбадәтханәсенең каһиннәре Шакта сектасыннан, гәрчә Вайшнава сектасының йогынтысы доминант булып тора. Триада өлеше буларак, Балабһадра шулай ук Шива һәм Дурга манифестациясе Субһадра дип таныла. Маркандейя Пуранада Маркандейя олы хәкиме Пурушоттама Джаганнат һәм Шива бер дип игълан иткән. Хатхи Беша яки Гаджа Бешада (фил формасы) Махараштраның Ганапати Бһатта кебек тугърылары тарафыннан Ходай Ганеш буларак табыныла.

Килеп чыгышы: альтернатив теорияләр Джаганнатхның Ведик килеп чыгышы Риг веданың 10.155 гимнында океан өслегендә "апурушам" буларак йөзүче Дару (агач бүрәнә) искә алуы бар.; Quote: अदो यद्दारु प्लवते सिन्धोः पारे अपूरुषम् । तदा रभस्व दुर्हणो तेन गच्छ परस्तरम् ॥३॥ Ачарья Сайяна апурушамны Пурушоттама белән бер үк һәм бу Дара агач бүрәнәсе Джаганнатх өчен илһам дип интерпретацияләгән, шулай итеп, Джаганнатхның килеп чыгышы безнең эрага кадәр 2-нче меңьеллыкка карый. Башка галимнәр бу интерпретацияне кире кагалар һәм гимнның дөрес контексты Арайиның "Алакшми Става"сы. Биджой Мисра буенча, Пури асаба кешеләре Джаганнатхны чынлап та Пурушоттама дип атыйлар, йөзеп йөрүче багананы коткаручы символы дип таныйлар һәм төбәкнең соңрак Һинду текстлары Иң Олы Мәхлукатны бөтен нәрсәдә булган, барлык җанлы һәм җансыз әйберләргә үтеп керә торган дип тасвирлыйлар. Шулай итеп, Ведик бәйләнеш интерпретацияләнергә тенденциясе булып, фикерләрнең бер-берсен капланышы бар. Буддизм килеп чыгышы

Джаганнатхның Буддачылык килеп чыгышлары Джаганнатхага бәйле реликварийдан килеп чыккан, Буддачылыкка кергән, әмма Һинд диненә ят концепция. Мисал өчен, Пурида Джаганнатх изге урынында өйрәнелмәгән калдык бар, һәм асаба риваятьләрдә изге урында Гаутама Будда теше бар – Һиндстанда һәм Һиндстаннан тыш Тһеравада Буддачылыгында сакланган күп гыйбадәтханәләр өчен уртак хасият. Башка риваятьләрдә гыйбадәтханәдә Һинд дине Ходае Кришнаның кеше инкарнациясенең болан аучысы тарафыннан ялгыш үтерелгәннән соң сөякләре бар дип раслана. Шулай да, Һинд дине традициясендә үле гәүдә кремацияләнә, көле табигатькә кайтарыла һәм сөякләрнең үле калдыклары сакланмый яки табнылмый. Буддачылыкта "Будда теше" яки изге кешеләрнең калдыклары кебек скелет өлешләре яшәүче традиция булып тора. Бу риваятьләрнең булуы Стивенсон кебек галимнәр раслаганча Джаганнатх килеп чыгышлы булырга мөмкин дип раслый. Шулай да, бу зәгыйфь аргумент, чөнки кайбер башка традицияләрдә, мәсәлән, Җәйничелектә һәм кабилә асаба диннәрендә шулай ук үле калдыкларын саклап калу һәм табыну очраклары булган.