Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин (1958 елның 2 гыйнвары, Казаклар, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәт эшлеклесе, агроном. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы. Татарстан Көрәш федерациясе рәисе (2025 елның 15 февраленнән)Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды. Татар-информ, 15.02.2025.
Тормыш юлы Рөстәм Кәлимуллин 1958 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Казаклар авылында туган. 1974 елда Теләче мәдәният йортында киномеханик булып эшли. 1982 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1983—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1984 елдан «Авангард» колхозы рәисе урынбасары, хуҗалык исәп-хисап сәүдә предприятиесе директоры, Саба районы райпо идарәсе рәисе. 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы. 1999—2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе.
2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2002 елдан — Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2006 елда — «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2010 елда — Татарстан Республикасы Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр — «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2021 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандаты ала.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
Бүләкләр
I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2016); «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018); Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен Миңнеханов Айдар Метшинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Татар-информ, 6.09.2024 Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Саба районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:2 гыйнвар көнне туганнар Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр