Уреаплазма — җенес органының лайлалы тышчасында һәм сидек юлларында яшәүче бактерия. Аны шартлы рәвештә җенси юл белән йога торган авырулар рәтенә кертергә мөмкин. Чөнки билгеләре буенча уреаплазма бактериаль флораның вәкилен хәтерләтә. Ул җенес органарының лайлалы тышчасында һәм сидек юлларында яши.

Уреаплазма кешегә җенси юл аша йога яки бала дөньяга килгәндә, әнисеннән күчә. Ул күбесенчә хатын-кызларда очрый. Ирләр әлеге авыруга сирәк дучар була.

Бу бактерия белән зарарлану куркынычы актив җенси тормыш алып баручы яшьләргә, тәртипсез җенси тормыш белән яшәүчеләргә, ораль контрацептивлар кулланучыларга, йөкле хатыннарга яный. Әлеге инфекция кеше организмында тыныч кына яшәргә сәләтле. Ә инде җай чыгуга, ул үзен сиздерә. Әйтик, хатын-кызларда күрем вакытында, йөклелек чорында, бала тапканда, аборт ясаткач, башка инфекция булганда, гормональ фон бозылганда, туңганда, стресс кичергәндә баш калкыта.

Югарыда әйтелгәнчә, бу микрорганизм сидек һәм җенес органнарында ялкынсыну процесслары башлануга сәбәпче була. Сперматозоидка ябышып, сперматогенезга тискәре йогынты ясый, сперматозоидның хәрәкәтчәнлеген боза, сперматозоид белән күкәй күзәнәкнең кушылуына комачаулый. Андый очракта хатын-кыз балага уза алмый интегә яки яралгы төшә. Шулай ук баланың вакытыннан алда тууы ихтимал.

Зарарлануның беренче билгеләре күренгәнче, 4 көннән 1 айга кадәр вакыт уза. Кайчак авыру беленмичә берничә айга сузылырга мөмкин.

Уреаплазма иң элек җенес юлларының аскы өлешенә зыян сала. Бигрәк тә аналык муентыгын зарарлый, эрозия башлануга китерә. Хәер, бу авыру вакытында күзәтелә торган уретрит (сидек чыгару каналы ялкынсынуы), аналык ялкынсынуы, бөер ташы авырулары кебек тайпылышларны башка а микроорганизмнар да китереп чыгарырга сәләтле. Уреаплазманы исә махсус анализлар ярдәмендә генә белеп була. Бу авыруның үзенә генә хас билгеләре юк. Күп вакыт ул бик соң — дәвамлы формага әйләнгәч кенә ачыклана. Мондый күңелсезлектән саклану өчен, җенес органы кычытканда, әчеткәндә, аксыл төстәге лайлалы, үлекле сыекча бүленеп чыкканда, кече йомышны үтәгәндә яки сидек куыгы тулганда авырту сизелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уреаплазмадан дәваланганнан соң, җенси партнер мәсьәләсенә җитди карау зарур. Шуны да истән чыгарырга ярамый, уреаплазма җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Аны вакытында дәвалау яхшы. Дәвалауны табиблар башкара. Алар кушуы буенча антибиотиклар эчәргә туры киләчәк. Моннан тыш иммунитетны ныгытучы препаратлар кабул итү шарт.

Шунысын да әйтергә кирәк, ана карынындагы балага авыру бик сирәк йога. Гадәттә, бактерия сабыйга туганда иярә. Мондый хәл күзәтелмәсен өчен, яралгы 22 атналык вакытта авыру хатын-кызга антибиотиклар кабул итәргә туры киләчәк. Дәваланып та уреаплазма балага йоккан икән, аны = савыктыру чарасын күрергә кирәк булачак. Әлеге күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, хатын-кыз балага узарга ниятләсә, һичшиксез, уреаплазмага тикшеренергә кирәк. Чөнки сидек һәм җенес системасында яшәүче аз микъдардагы уреаплазма да җитди проблемалар башлануга нигез булып тора.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Дерматовенерология