Ренат Харис (тулы исеме Ренат Мәгъсүм улы Харисов) — күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972). Татарстанның халык шагыйре (2004) Харис (Харисов) Ренат Магсумович. Татарская энциклопедия TATARICA.

Тәрҗемәи хәле Ул 1941 елның 6 маенда туа. 1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлый, аннан соң Арча педагогик училищесында укыта. 1965—1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, аннары «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе.

1971—1973 елларда Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб. 1973—1982 елларда Ренат Харис ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли. 1982—1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

1990—1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире вазифаларын үти. 1995—1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары.

Татар һәм рус телләрендә чыккан 20дән артык китап авторы.

2018 елда «Сөембикә» операсына либретто яза (композитор Резеда Ахиярова). Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. 2004 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелгән. 2005 Йосыф турында риваять балеты авторлары — композитор Леонид Любовский, либретто авторы Ренат Харис, балет артисты Нурлан Канетов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләгенә лаек булаСтенограмма церемонии вручения Госпремий РФ. 2016 елда «Г. Державин. Родники» китабы өчен Державин премиясе белән бүләкләнә. 2020 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә. 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткән һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Признание заслуг. Республика Татарстан, 2.09.2022. 2026 ― «Дуслык» ордены ― әдәбият үсешенә аерым өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый эше өчен 2026 ― ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган теллләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесеРенат Харис «Туган теллләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Татар-информ, 16.10.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар Ренат Харис Ренат Харис китаплары Татар электрон китапханәсе

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Державин премиясе лауреатлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның халык шагыйрьләре Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары