Олег Викторович Мартьянов (1960 елның 28 декабре, Казан, ССРБ) — Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы, 2009—2013 елларда Россия Федерациясенең махсус операцияләре көчләренең беренче командиры, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясенең әгъзасы, техник фәннәр кандидаты.
Тормыш юлы Олег Мартьянов 1960 елның 28 декабрендә Казанда хәрби гаиләдә туган. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 122 нче урта мәктәпне һәм Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлый (1982). Ике ел махсус билгеләнештәге 4 нче аерым бригадада (Вильянди, Эстон ССР, Балтыйк буе хәрби округы), 1984 елның сентябреннән 1986 елның октябренә кадәр Әфганстанда командировкада хезмәт итә; махсус билгеләнештәге 154 нче аерым отрядта (Җәлалабад) төркем һәм рота командиры булып хезмәт итә. Әфганстанда хезмәт иткәндә җиңел яралана; 1989 елның августына кадәр махсус билгеләнештәге 24 нче аерым бригада белән (Байкал арты хәрби округы) җитәкчелек итә.
1992 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1999 елга кадәр махсус билгеләнештәге отряд командиры, оператив бүлек башлыгы һәм Себер һәм Төньяк-Кавказ хәрби округларының аерым бригадаларында штаб начальнигы булып хезмәт итә. Чечняда сугышларда катнашкан, 2009 елга кадәр ГРУда хезмәт иткән. 2009—2013 елларда — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең махсус операцияләре беренче командиры. Кандидатлык диссертациясен 2010 елда яклый (техник фәннәр кандидаты).
2013 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин чакыруы буенча Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә. ССО өчен хәрби экипировка һәм корал әзерләүдә катнаша. 2013 елдан Россия Коралчылары берлегенең директорлар советы әгъзасы.
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены (1985); Кызыл Байрак ордены (1986); Батырлык ордены (1996, 2000); «Хәрби казанышлары өчен» ордены (2000); Почёт ордены (2007); Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2008); Россия Федерациясенең Атказанган хәрби белгече (2012).
Искәрмәләр
Төркем:Әфган сугышында (1979-1989) катнашучылар Төркем:Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаучылар Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1960 елда туганнар Төркем:28 декабрь көнне туганнар