Викторин Сергеевич Груздев (1866 елның 24 гыйнвары, Кинешма, Кострома губернасы, Россия империясе — 1938 елның 7 феврале, Казан, РСФСР, ССРБ) — рус совет акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе.

Тормыш юлы Викторин Груздев 1866 елның 24 гыйнварында Кинешмада Ипатьев монастыреның Кострома Троицк чиркәве рухание С. И. Груздев гаиләсендә туа.

1891 елда С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен тәмамлый. 1894 елда медицина докторы дәрәҗәсе ала. 1897 елда, Хәрби-медицина академиясе клиникасына кайткач, приват-доцент итеп билгеләнә. 1900—1931 елларда — Казан Император университетында акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасының җитәкчесе. 1900 елларда Викторин Груздев Родионов затлы кызлар институтында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр укый, Казан шәфкать туташлары җәмгыятенең баш табибы булып эшли. «Табигать һәм кешеләр» фәнни-популяр журналының редакторы була.

1938 елның 7 февралендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә.

Хәтер

1915 елда Викторин Груздев хөрмәтенә Казан университетында гинекология һәм акушерлык өлкәсендә иң яхшы хезмәтләр өчен премия гамәлгә куела. 1936 елдан аның исемен Казанның Толстой ур., 4 урнашкан бала тудыру йорты йөртә. Шулай ук Казанда Груздев урамы бар. Груздевның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның эшчәнлегенә багышланган китап чыгарыла.

Бүләкләр

II һәм III дәрәҗә Изге Анна ордены; II дәрәҗә Изге Станислав ордены; IV дәрәҗә Изге Владимир ордены; РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1934); «Император Александр III патшалык иткән истәлегенә» медале.

Төп хезмәтләр

Искәрмәләр

Әдәбият

Сборник «Труды В. С. Груздева» в 13 томах за 1894—1928 годов.

Сылтамалар

Груздев Викторин Сергеевич — Большая Медицинская энциклопедия .

Төркем:РСФСР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Профессорлар Төркем:III дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары Төркем:Казанда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1938 елда вафатлар Төркем:7 февраль көнне вафатлар Төркем:1866 елда туганнар Төркем:24 гыйнвар көнне туганнар