Бермуда утрауларында ислам (, ) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, Бермуда утрауларында 1000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (71 750 кеше, 2020 елга) якынча 1 % ын тәшкил итә.

Тарих Бермуда утрауларында мөселманнар 1900-еллардан бирле билгеле. Борынгы тарих буенча, исламның Бермуда утрауларына үтеп керүе Африкадан Төньяк Америкага баручы Британия пассажир корабы батканда башлана. Исән калганнар Бермуда утрауларында сыену урыны тапкан. Ислам бирегә ике тапкыр килгән, икесе дә Африкадан башланган. Мөселманнар дини йолаларны үти алмаган, шулай итеп ислам йогынтысы бөтенләй азайган.

Ислам җәмгыяте дәүләт тарафыннан 1975 елда гына танылган. Халык санын алу мәгълүматы мөселманнарның санын 600 кеше дип бирә, бу ил халкының 1 % ыннан да ким. Мөселманнарның 50 % ы ― Африкадан һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән күчеп килгәннәрнең нәселе, ислам динен яңа кабул иткән җирле халык вәкилләре, калганнары – Тринидадтан, Пакистаннан, Һиндстаннан, Бангладештан, Шри-Ланкадан, Индонезиядән, Малайзиядән, Мароккодан, Босниядән һ. б. илләрдән күчеп килүчеләрMuslim Community in Bermuda.

Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның абсолют күпчелеге христианнар (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.

Ислам оешмасы Бермуда утрауларының күпчелек ислам үзәкләре урнашкан.

Мәчет 1975 елда Гамильтонда Мөхәммәд мәчете (Muhammad Mosque) төзелгән . Мәчет төп гыйбадәт залыннан, башлангыч дини белем бирүче мәктәптән, имам кабинетыннан һәм җәмәгать үзәгеннән торган дүрт катлы бинада урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 669 кв. М., җир кишәрлегенең мәйданы ― 3 772 кв.м. Masjid Muhammad, Hamilton, Bermuda.

Ислам уку йорты Гамильтонда Мөхәммәд мәчете каршында башлангыч дини белем бирүче мәктәп эшли Clara Muhammad Schoold, Bermuda.

Сылтамалар Muslim Community in Bermuda Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Бермуда утрауларында ислам Төркем:Бөекбританиядә ислам