«Гайги вайгель» (ирзә теленнән тәрҗемә «Яңгыравыклы тавыш»Еженедельник «Вечерний Саранск» // Хоть сейчас на «Евровидение») — Яңа Пырма авылындагы ирзә фольклор халык ансамбле, Мордва Республикасының Кочкуров районы.

Эрзяларның фольклор җырларын, үзләре иҗат иткән такмакларны, йола һәм автор җырларын башкаралар, ансамбль репертуарына милли уеннар да кертелгән. Коллектив Мордва Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Атказанган халык иҗаты коллективы (2014).

Тарихы Коллектив 1953 елда барлыкка килә [detail=366 FOLKRUSSIA // Фольклорный ансамбль «Гайги вайгель». Беренче составындагы җырчылардан ике апалы-сеңелле генә һаман да сәхнәгә чыга.

1970 ел ансамбль өчен бик әһәмиятле була: алар Мәскәүдә билгеле «Мелодия» тавыш яздыру студиясендә җырларын грампластинкага яздыра.

Прасковья Кузьминична Крамойкина ансамбльдә һәрвакыт башлап җырлаучы була. Башка җырчылардан Дарья Леонтьевна Антошкина, Фёкла Ефимовна Мокейкина ирзә руцясын чигү, репертуар сайлау, онытылып барган борынгы авыл йолаларын җыю белән шөгыльләнә. Алар башка фольклор коллективлары өчен костюмнар әзерләүдә дә ярдәм итә. Берничә елдан соң ансамбль Кочкуров районының визит карточкасына әйләнә.

70-нче елларда Р. С. Зорькина ансамбль җитәкчесе була. Хәзер ул «Ламзурь» фольклор ансамблендә җырлый.

1983 елдан Яңа Пырманың фольклор ансамбленә Мария Дмитриевна Бояркина җитәкчелек итә башлый, нәкъ шул вакытта ансамбльгә яңгыравыклы «Гайги вайгель исеме бирелә.

Фестиваль һәм конкурсларда катнашу "Гайги вайгель"— Мордва Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, район, республика, Бөтенрәсәй, халыкара конкурслар һәм фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. Эрзянь Раськень Озкс һәм «Торамась терди» () бәйрәмнәрендә күп тапкырлар катнаша. Ансамбль «Эрзя туе» традицияләрен тергезә, анда кәләш һәм кияү, кунаклар һәм туганнары өчен дә, шулай ук кәләш өчен махсус елау-сыктау өчен (причетание) () аерым җырлар бар .

2007 ел

«Шумбрат, Финно-Угрия!» (Саранск) «Раштуа» Россия православие фольклор фестивалендә катнаша (Санкт-Петербург), анда «Эрзянь туе» (), Роштовань калядамотнень (). Шул ук елда коллектив «Крутушка» фестивалендә чыгыш ясый (Казан);

2013 ел

«Гайги вайгель» халык фольклор ансамбле — «Без бөтенебез бергә — Россия» Бөтенрусия халык иҗаты фестиваленең I дәрәҗә лауреаты. (Чабаксар). «Фин-угыр транзиты: туганнарча очрашулар» халыкара сәнгать һәм халык иҗаты фестивалендә катнашаМинкультуры России // Определены участники гала-концерта фестиваля «Финно-угорский транзит» (Саранск). Шул ук елда ансамбль үзләренең Мәдәният йортында 60 яшьлек юбилеен билгели«Вестник Мордовии» // В Кочкуровском районе отпразднуют юбилей фольклорного ансамбля «Гайги вайгель».

2016 ел

Махачкалада җәен үткән VII «Тау кешеләре» Халыкара фольклор һәм йола мәдәнияте фестивалендә катнашаТуристско-информационный центр Республики Мордовия // О МОРДОВИИ СПОЮТ НА «ГОРЦАХ»! .

Ансамбльнең составы

Агеева Роза Степановна Адмайкина Евдокия Герасимовна Адмайкина Мария Никитишна Адмайкина Нина Фёдоровна Бояркина Мария Дмитриевна (художество җитәкчесе) Ведяйкина Мария Петровна Кромойкина Прасковья Кузьминична Мокейкина Фекла Ефимовна Потанина Валентина Фёдоровна Лазуткина Вера Николаевна Устинова Раиса Алексеевна Фролкина Просковья Николаевна Фролкин Иван Ильич — 2003 елдан аккомпаниатор.

Репертуары Репертуары бик күп борынгы эрзя җырларыннан тора: «Маштыть, авакай» (), «Ох, авакай, чиямак» (), «Дованть колмо церанзо» (), «Вирьга юты Машура» (), «Бути саемс, Ваня леляй, саемак» (), «Пиже садсо» () һәм башка җырлар.

Дискография

Л. Н. Шамов (сәнгать фәне кандидаты, С.-Петербург) профессиональ тавыш яздыру студиясендә «Гайги вайгель» ансамбле башкаруында 20 җыр яздыра. Кызганычка каршы, CD форматында чыгарылмаган Фин-угыр транзиты: туганлык очрашулар. CD җыентыгы. 2013 («Тундосить ютась» һәм «Кодамо моро» эрзя халык җырлары) Альбом «Штатол»ГБУ Московский дом национальностей // OYME выпустили дебютный альбом «Штатол», этно-поп төркеме OYME. 2015 ел («Тундось ютась, мазысь ютась» һәм «Ох, парыям-дугинем» эрзя халык җырлары)

Сылтамалар

: «Айги айгель» — «Вай, доля» мочь Ҡалып:Ref-myv : «Айги айгель» — «Колмы кинель» Ҡалып:Ref-myv : «Айги айгель» — «Вай, пасиба, тирин тетя» Ҡалып:Ref-myv : «Торама терли» — «Айге айгель» (Перма веле) Ҡалып:Ref-myv : ТРК Мир ЗВОНКИЕ ГОЛОСА Ҡалып:Ref-myv,

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Фин-угыр халыклары Төркем:Category:Россиянең фольклор коллективлары