Аскын районы () — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Аскын авылы. 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. 75 торак урыны исәпләнә, алар 15 авыл советына берләшкән. География Аскын муниципаль районы республиканың төньягында, Пермь крае чигендә урнашкан. Мәйданы 2542 км² тәшкил итә. 63% өлешен урманнар каплап тора. Агач ташу өчен су юллары файдалана: аеруча Тере Танып һәм Төй елгалары. Халык 2010 елда районда 23337 кеше яши. Иң эре торак урыннары: Аскын, Көбияз.

Төрле еллардагы сан алу буенча милли составНаселение Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил. Годбашкортлартатарларруслар197057,6 %19,5 %197974,3 %17,8 %198963,3 %23,9 %200270,9 %17,6 %10,5 %201068,9%19,4%10,6% Туган тел буенча халык (2010): башкорт теле — 54,2%, татар теле — 33,3%, рус теле — 11,7%.

Районда бер башкорт авылы да юк. Хәзер башкорт һәм татар авыллары дип саналучы барлык авыллар да диярлек элек мишәр авыллары булып саналган (көңгер татарлары яшәгән Күнгәк авылыннынан тыш), бу авылларда өлешчә типтәрләр дә яшәгән.Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. - СПб. : изд. Центр. стат. ком. Мин. внутр. дел, 1861-1885. Вып. 45 : Уфимская губерния : ... по сведениям 1870 года / сост. и изд. Центр. стат. ком. М-ва внутр. дел ; обраб. В. Зверинским. - 1877. - CXXXIX, 195 с. ; 1 л. карт.

Демография

Тел Район халкының күпчелеге татар телен туган теле итеп таный, 87% халыкның, татарларның һәм башкортларның, татарча белүе теркәлгән. Аскын районының төньяк-көнчыгышында - пермь, көнчыгышында златоуст сөйләшләре, көнбатышында бөре сөйләше, ә көньягында мишәр диалектының байкыбаш сөйләше таралган. Башкорт теленә хас, татар теленә хас булмаган бер генә үзенчәлек тә юк.

Танылган кешеләр Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор, Госман Садә – язучы, Нурулла Сафин, Сәлимҗан Галимҗанов — Сугыш геройлары Мәшһар Гомәров — балалар язучысы. Әлфис Гаязов, БР ФА президенты Марат Шәйбәков (1973, Билгеш), җырчы, БР атказанган артисты (2018).

Икътисад Район шактый ярлы булып исәпләнә, үз керемнәр район бюджетнының бары 22%ын каплый. Биредә советы чорында эшләгән предпприятиеләр күбесе бөлгенлеккә төшеп юкка чыктылар. Районның икътисады авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлешле. Авыл хуҗалыгы биләмәләре районның 36,7% (92,8 мең га) җирен алып тора. Алардан 66,7 мең га – игеннәр, 18,7 мең га – көтүлекләр. 60 фермер хуҗалыгы. Урман хуҗалыгы белән ДУП (дәүләт унитар) “Аскинский лес” шөгыльләнә (елына 1,5 млн сумлык продукция). Транспорт Аскын районында юллар яхшы дип булмый. Беренче асфальт юл 1980нче елларда барлыкка килә (Аскын – Яүгелде). Юлларның тулаем озынлыгы – 437,2 км. Шуларның нибары 86,2 км – каты җәймәле (20%тан да ким).

Иң якын тимер юл станциясе – Чернушка бистәседә, ул Аскыннан 90 км ераклыкта урнашкан. Мәгариф 2009/10 уку елында 45 уку йорты эшләгән, шул исәптән 17 – урта, 13 – төп, 15 башлангыч мәктәпләр. Спорт мәктәбе бар. Аларда 3196 бала укый. Башлангыч һөнәри уку йорты – Аскын һөнәри лицее (96№). Медицина Яңа Казанчы авылы янында минераль сулар белән дәвалаучы “Танып” санаторие ачылган. Пермь крае Чернушка бистәсеннән автобуслар йөри. Санаторий — районда иң эре эш бирүче – 200 кеше эшли, ел да 4 мең кеше сәләмәтләнеп чыга.

Матбугат 1931 елдан бирле татар һәм рус телләрендә район газеталары чыгарыла: «Ышаныч» һәм «Аскинская новь» . 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башкорт телендәге “Янтөягем” газетасы чыгарыла.

Искәрмәләр Программа развития муниципального района

Төркем:Башкортстан районнары