Иске Усман (Мәтәби; ) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Иске Усман авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнчыгышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты Диңгез өстеннән 185 метр биеклектә урнашканСтарое Усманово. Фото Планета.
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы Авылны казан татарлары нигезләве генә билгеле. 1910 елда авылда 143 йортта 909 кеше яшәгән. Камышлы төбәге татар авылларыннан иң кечкенә авыл булып саналган.Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
Халык саны
Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 100% тәшкил иткән. 2010 елда авылда 443 кеше яшәгән.
Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Дин
Авылда бер мәчет бар. 1930 елларга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.
Искәрмәләр
Төркем:Камышлы районы торак пунктлары