Традицияләр дәвам итә Снукер буенча 2022 ел дөнья беренчелегенең инглиз телендәге рәсми атамасы — 2022 Betfred World Snooker Championship. Аның төп турниры, гадәттәгечә, апрель аеның өченче шимбәсендә, димәк, 16 апрель көнне башланды һәм 1-2 май көннәрендә финал уены белән тәмамланды. Төп турнир беррәттән 46 нчы ел инде Англиядәге Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Crucible Theatre) үткәрелде. Аның бүләкләү фонды былтыргыча калды — 2 миллион 395 мең фунт стерлинг. Шуның ярты миллионын дөнья чемпионы булган уенчы ала, 200 мең фунт стерлинг аңа финалда оттырган снукерчы хисабына күчерелә. Кем дә кем 147 баллык иң югары брейкка ирешсә, аның шәхси капиталы, әлеге ярыш тәмамлануга ук, 40 мең фунт стерлингка арта. Әгәр дә шул ук дөнья беренчелегендә тагын кемдер аның уңышын кабатласа, бүләкнең яртысы аңа китә. Түбәнрәк, ләкин төп турнирда иң югары брейк булган казаныш авторларына бирелергә тиешле 15 мең фунт стерлинг та аз акча түгел инде.
Бу чемпионатның исә традицияләрне боза торган бер үзенчәлеге дә булды: аны "санкцияле" илләрдә, аерым алганда, Русиядә снукер уенын сөючеләр гадәти телеканаллар аша карау мөмкинлегеннән мәхрүм булды. Түләүле махсус програмнар юнәтеп, азмы-күпме күзәтеп торырга туры килде. Пычрак сәясәт тормышның иң тыныч даирәләренә дә үтеп керә башлады...
Сайлап алу ярышлары Быелгы дөнья беренчелегенең сайлап алу турниры 4-13 апрель көннәрендә Англия спорт институтында уздырыла. Дүрт турдан торган ярышларда 128 снукерчы катнаша, шулардан 112 се профессионаллар, тагын 16 сы әлегә һәвәскәрләр статусында. Дөнья рейтингында 17-48 нче урынны биләүчеләр сайлап алу ярышларын өченче турдан башлыйлар, 49-80 урындагылар — икенче турдан, калганнары — беренчесеннән. Беренче турда уйнаучылар дүртәр кешелек төркемнәргә бүленгән. Тур үткән саен төркемгә ике яңа уенчы өстәлә һәм яңа җирәбә үткәрелә. Барлыгы 16 җиңүче төп турнирга үтә һәм, җирәбә үткәрелгәннән соң, турнир җәдвәлендә урын алган иң югары рейтинглы 16 останың көндәше булып китә.
Сайлап алу ярышларында да, төп турнирда җәнҗаллы хәлләр бик сирәк була, чөнки снукер — чын джентельменнар спорты. Ләкин бу юлы алай булмады. Җирәбә үткәрелгәннән соң Халыкара профессиональ снукер ассоциациясе гаять перспективалы снукерчы профессионалларның берсен — Ляң Венбоны сайлап алу ярышларыннан куып чыгарырга мәҗбүр булды. Кытайлы элегрәк... хатын-кызга һөҗүм иткән булган, снукерчы үзе дә моны таныган. Ул рейтинг буенча сайлап алу ярышларын өченче турдан башларга тиеш иде.https://www.eurosport.co.uk/snooker/world-championship/2021-2022/liang-wenbo-suspended-from-world-snooker-tour-by-wpbsa-after-pleading-guilty-to-assault-of-woman_sto8869158/story.shtml
Снукер уенының төп кыйммәте — ул кешене спортның һәм тормышның теләсә нинди кискен, авыр һәм кыңгыр эшләргә этәрә торган мизгелләрендә дә гадел, әдәпле һәм инсафлы булып калырга өйрәтә. Кызганыч ки, соңгы елларда бу канунчалыкны бозган хәлләр дә әледән-әле булып тора. Һәм шунысы гаҗәп: җәнҗаллар еш кына нәкъ менә кытайлылар аркасында килеп чыга. Үз Ватанында теләсә нинди кырыс кануннарга да берсүзсез буйсына торган кытай снукерчылары, халыкара мәйданга чыккач, нигәдер "бәйдән ычкыналар". Әйтик, 2018 елда Йү Делу һәм Цао Йүпең, тотализаторда табыш алу максаты белән үткәрелгән "килешүле уеннар"да гаепләнеп, дисквалификациягә дучар булганнар иде: беренчесе 2028 елга кадәр снукер спортыннан куылды, икенчесе — 2020 елга кадәр уйный алмады.
Әмма быелгы сайлап алу ярышларында снукер уенының иң күркәм мизгеле дә булды. Өченче турда 45 яшьлек снукер ветераны Грэм Дотт 147 баллык максималь брейкка иреште. Һәм моның өчен 10 мең фунт стерлинг күләмендә бүләккә лаек булды. Ләкин... Шотландия ватандашы төп турнирга үтә алмады. Снукер ярышларында була торган хәл бу: максималь брейк ясаган уенчы еш кына күңеленнән ташып чыккан хисләрен тезгенли алмый. Һәм аның уены җимерелә башлый...
Төп турнир Бөтендөнья рейтингында беренче 16 урынны биләп торган снукерчылар, гадәттәгечә, төп турнирга турыдан-туры, сайлап алу ярышларында катнашмыйча үттеләр. Аларның исемнәре беренче баганада калын кызыл хәрефләр белән күрсәтелгән. Сулдагы беренче баганада снукерчыларның рейтингтагы урыны күрсәтелгән. Дөнья беренчелегенең төп турнирларында, гадәттәгечә, былтыргы дөнья чемпионы җәдвәлнең беренче парында, ә дөнья рейтингында беренче яки икенче баскычта торган уенчы соңгы парда урын ала. Былтыргы дөнья чемпионы — инглиз Марк Селби, ә аның рейтинг буенча төп көндәше — шулай ук Англия ватандашы Ронни О'Салливан (тулы исеме Рональд Антонио). Марк Селби, төп турнир җирәбәсенең беренче этабы үткәндә, рейтинг лидеры иде, ләкин ул, дөнья беренчелеге алдыннан булган соңгы турнирда уңышсыз уйнады һәм беренче урынны Роннига бирде. Әйтергә кирәк, алты тапкыр дөнья чемпионы булган Роннига җирәбә беренче турда ук гаять көчле уенчыны, 2019 елда дөнья беренчелегенең ярымфиналына барып җиткән Дэвид Гилбертны "бүләк итте". Ронни көндәшен 10:5 исәбе белән җиңде.
Сайлап алу ярышларында 17-32 нче рейтинглы 16 снукерчының нибары өчесе генә төп турнирга үтте, калганнары түбәнрәк рейтинглы уенчыларга оттырдылар. Рейтингсыз һәвәскәр Майкл Вайтның да төп турнирга бәреп керүе игътибарга лаек: снукер дөньясында көндәшлек елдан-ел кискенләшә бара. Ул беренче турда үзенең Велс ватандашы, өч тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Марк Вильямс белән көч сынашты һәм 3:10 исәбе белән оттырды. Снукер тарихында беренче сулагай чемпионга исә битараф җирәбә икенче турда да "сәнәктән көрәк булган" тагын бер кыю ватандашын — дөнья рейтингында 90 нчы урында торучы Җексон Пейҗны тәкъдим итте. Егерме яшьлек җилкенчәк беренче турда инглиз Барри Һокинсны 10:7 исәбе белән җиңеп, ярыштан төшереп калдырган иде. Беренчелекнең тәүге сенсациясе булды бу. Әмма чираттагы уен Велс ватандашы өчен җитди сабак алуга әверелде: Чын мастер-класс күрсәтеп, Марк Вильямс аны 13:3 исәбе белән җиңде. Моның өчен танылган остага сигезәр фреймлык ике сессия дә җитә калды.
Ниһаять, 23 апрельнең кичке сессиясендә былтыргы чемпионның ярышны дәвам итә алмаячагы билгеле булды: инглиз Марк Селби кытайлы Йән Биңтаога 13:10 исәбе белән оттырды. "Күк асты иле"нең яңа лидеры, 22 яшьлек кенә булса да, тормышның ачысын да, татлысын да татып өлгергән инде. Ул 2000 елда Кытайның көньягында үтә ярлы гаиләдә дөньяга килгән. Ләкин аның әтисе, тормыш авырлыкларына карамастан, үз баласын кеше итү өчен барысын да эшләргә тырышкан. Дүрт яшьлек чагында Биңтао, телевизор аша ярышларны карап, "снукер җенен" эләктергән. Сигез яшен тутыргач, әтисе аны күршедәге зуррак шәһәргә күнегүләр ясарга йөртә башлаган. Бүген инде Йән Биңтао — дөньяның иң өметле яшь снукерчыларының берсе, фунт стерлинг миллионеры һәм үз гаиләсенең төп туендыручысы.
Гомумән, Азия снукерчылары гасыр буе "уен хуҗасы" булып килгән британиялеләрне елдан-ел кысрыклап баралар.Төп турнирның икенче турында таиладлы Ноппон Саеңхам, ахыр чиктә шотландияле көндәше, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Җон Һиггинска оттырса да, фреймнарның берсендә чак кына максималь брейкка ирешми калды: соңгы унбишенче кызыл шар гына, калта уртасында кысылып калып, аңа "хыянәт итте". Таиланд уенчысының нык дулкынланганы сизелеп тора иде шул. Югыйсә, аннан соңгы һәм үз урыннарында торган алты "төсле" шарны кертү профессионаллар өчен зур проблем түгел инде. Таиландлының күтәренке күңелле уенына тагын бер җитди сәбәп тә бар иде: 29 яшьлек Ноппон беренче турда бельгияле Лука Бреселне җиңгәч... аның беренче баласы тууы турында хәбәр килеп иреште.
Шулай да быелгы беренчелекнең төп турниры максималь брейксыз калмады. Бу олы казанышка австралияле Нил Робертсон инглиз көндәше Җек Лисовски белән икенче турның егерменче фреймында уйнаганда иреште. Ләкин... чирекфиналга инглиз үтте, гаять киеренке һәм тигез уенның ахыргы исәбе аның файдасына — 13:12. Максималь брейкның "автордашы" Лисовски исә турнир башланганчы ук үзен күрсәтеп өлгерде. Ул үз жилетына... теләктәшлек йөзеннән Украина флагын беркетеп куярга теләк белдерде. Ләкин турнирны оештыручылар сәясәткә кермәскә карар кылдылар. Һәм Җек уенга зәңгәр-сары төсләрдәге тасманы кесәсенә салып чыга башлады.
Турнир җәдвәле ИСКӘРМӘ:A — рейтингсыз һәвәскәр снукерчы.
R/Р — рейтинг.
Уенда җиңүчеләрнең исем-фамилияләре һәм нәтиҗәләре калын хәрефләр белән бирелә.
R/РБеренче турИкенче тур Чирекфинал Ярымфинал19 фреймда җиңүчеләр25 фреймда җиңүчеләр25 фреймда җиңүчеләр33 фреймда җиңүчеләр16 апрель1Mark Selby1022 & 23 апрель37Jamie Jones7Mark Selby1019 апрельYan Bingtao1316Yan Bingtao 1062Chris Wakelin626 & 27 апрельYan Bingtao — 1117 & 18 апрельMark Williams — 139Barry Hawkins721 & 22 апрель90Jackson Page10Jackson Page317 & 18 апрельMark Williams138Mark Williams10AMichael White328, 29 апрель & 30 апрельMark Williams1620 апрельJudd Trump175Kyren Wilson1024 & 25 апрель29Ding Junhui8Kyren Wilson918 & 19 апрельStuart Bingham1312Stuart Bingham1026 & 27 апрель64Lyu Haotian5Stuart Bingham — 817 & 18 апрель Judd Trump — 1313 Anthony McGill1023, 24 & 25 апрель48Liam Highfield7Anthony McGill1120 & 21 апрельJudd Trump134Judd Trump1018Hossein Vafaei418 & 19 апрель3Neil Robertson1023, 24 & 25 апрель77Ashley Hugill5Neil Robertson1220 & 21 апрельJack Lisowski1314Jack Lisowski1026 & 27 апрель55Matthew Stevens8Jack Lisowski — 1220 & 21 апрельJohn Higgins — 1311Luca Brecel524 & 25 апрель38Noppon Saengkham10Noppon Saengkham718 апрель John Higgins136John Higgins1028, 29 апрель & 30 апрель53Thepchaiya Un-Nooh7John Higgins1116 & 17 апрельRonnie O'Sullivan177Zhao Xintong1021, 22 & 23 апрель66Jamie Clarke2Zhao Xintong916 & 17 апрельStephen Maguire1310Shaun Murphy826 & 27 апрель41Stephen Maguire10Stephen Maguire — 518 апрельRonnie O'Sullivan — 1315Mark Allen 1022 & 23 апрель49Scott Donaldson6Mark Allen 416 & 17 апрельRonnie O'Sullivan132Ronnie O'Sullivan1019David Gilbert5
Ярымфинал уеннары Дөнья беренчелегендә ярымфиналларны снукерчылар үзләре дә, тамашачылар да сабырлык белән көтеп алалар. Турнирның бу стадиясеннән башлап, "Крусибл" театры залында бер генә уен өстәле кала, бөтен сессияләрдә бер генә пар уйный. Тамашачылар белән уенчылар арасындагы җанлы элемтә ике як өчен дә бик әһәмиятле һәм күңелле. Иртәнге сессиядә дә, көндезгесендә дә, кичкесендә дә залда буш урыннар булмый: Британия инде күптән "пандемия"не оныткан, халык йөдәткеч һәм сәламәтлек өчен зарарлы танаулыкларны салып ыргыткан. Русия түгел инде бу...
Ахыр чиктә ярымфиналга бары тик британиялеләр һәм дөньяның элеккеге чемпионнары гына үтте. Һәм барысы да — тамашачыларның иң яраткан уенчылары: Ронни О'Салливан, Марк Вильямс, Җон Һиггинс һәм Җадд Трамп. Инглиз Ронни — ихлас күңелдән уйнаучы, җаны-тәне белән тамашачыларга турылыклы һәм үз көндәшенә ихтирамлы кеше. Күңелендә ургылып торган давыл аның йөзендә, мимикасында гына чагыла, беркайчан да тышка бәреп чыкмый. Велс ватандашы Марк Вильямс — һәркайчан күтәренке күңелле, җиңүгә омтылышы һәм ихтыяр көче ташып торган, ләкин тормыш фәлсәфәсе төзек булган кеше. Шотландияле Җон Һиггинс — чын мәгнәсендә җентелмен. Турнирның хәлиткеч мизгелләрендә аның уенын бөтен гаиләсе күзәтеп утыра. Гадәттә тамаша залының аерым, бүлеп алынган өлешендә. Бу уенчылар барысы да гомернең бишенче дистәсен ваклаган һәм күп тапкыр дөнья чемпионы булган кешеләр. Аларның җанатарлары да — тормыш уртасындагылар.