Салават Исхаков (7 сентябрь 1959 ел) — ССРБ һәм Россия тарихчысы; 1995 елдан Россия Фәннәр академиясе Россия тарихы институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Тарих фәннәре докторы (2003).

1989 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең тарих институтында. Россия Фәннәр академиясенең социаль реформалар, хәрәкәтләр һәм революцияләр тарихы буенча гыйльми советының гыйльми секретаре (1995); Тарих фәннәре халыкара комитетының Россия революциясе тарихы буенча халыкара комиссиясе генераль секретаре (2002-2010).

Биографиясе Салават Мидхәт улы Исхаков 1959 елның 7 сентябрендә Башкорт АССРның Иглин районы Миңҗитәр авылында туган.

БДПИ тәмамлый (1981).

1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый («Башкортстан сәнәгате эшчеләренең Октябрь революциясе һәм ватандашлар сугышы чорында икътисади хәле»), 2003 елда — докторлык диссертациясе яклый («Россия мөселманнары һәм революция (1917 елның язы — 1918 елның җәе)»).

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

XX гасырда Россия революцияләре, Россиядә Гражданнар сугышы, XX гасырның тәүге утыз елында Россия мөселманнарының милли‑азатлык хәрәкәте һәм мөселман эмиграциясе.

Сайланма хезмәтләре

Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. — лето 1918 г.). — М., 2003. Первая русская революция и мусульмане Российской империи. — М., 2007. Отношение российских мусульман к Первой мировой войне // Российская история. — 2014. — № 5. Научный совет РАН по истории российских революций // Вопросы истории. — 2007. — № 12. Первая российская революция и мусульманское движение // Отечественная история. — 2005. — № 5.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Исхаков Салават Мидхатович  (рус.). Институт российской истории РАН. 25 октябрь 2017 тикшерелгән.

Төркем:Иглин районында туганнар Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия тарихчылары