Александр Привалов (, Мәскәү) — Россия журналисты һәм публицисты, телетапшырулар алып баручы. Икътисад фәннәре кандидаты, «Эксперт» журналының фәнни мөхәррире, генераль директоры.
Биографиясе 1971 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.
Совет заманында ССРБ Дәүләт планы каршындагы Гыйльми-тикшеренү институты хезмәткәре була. ССРБ Дәүләт планының Югары икътисади курсларында укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Фәнни-тикшеренү институтында идарә итү процессларын модельләштерү секторы мөдире вазифасында эшли.
1993-1995 елларда — «Коммерсантъ» нәшрият йорты чыгарган «Коммерсантъ-Weekly» аналыгының хосусилаштыру һәм милек мәсьәләләре бүлеге мөхәррире.
1995 елда «Коммерсантъ-Weekly» чыгарган коллективның шактый зур өлеше белән бергә «Коммерсантъ» нәшрият бинасын ташлап китә һәм «Эксперт» журналын оештыруда катнаша.
1998 елның февраленнән 2000 елның декабренә кадәр «Известия» гәзите баш мөхәрриренең беренче урынбасары була, Соңрак «Эксперт»ка кайта.
2002 елның июненнән — «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Югары журналистика мәктәбе деканыГУ ВШЭ :: Высшая школа журналистики «Деканом Высшей школы журналистики является Александр Привалов».
2004-2006 елларда — «Журнал «Эксперт»» ябык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры.
2001-2003 елларда «Беренче канал»да «Однако» тапшыруын алып баручыларның берсе була.
2003 елдан 2007 елга кадәр «Маяк» радиосында атна саен бер сәгать эфир алып бара. 2007-2013 елларда «Эксперт-ТВ» телеканалында «Угол зрения» мәгълүмат-аналитика программасын алып баручы була. 2009 елның февраленнән 2016 елның декабренә кадәр «Россия-24» телеканалында күзәтче, «Реплика» колонкасының авторы һәм алып баручысы булып эшли«Реплика Александра Привалова» на телеканале «Россия-24».
Иҗтимагый эшчәнлеге Уң-консерватив караш яклы. 2003 елның гыйнварында Михаил Леонтьев, Максим Соколов һәм Валерий Фадеев белән бергә Серафимовка клубының «От политики страха к политике роста» меморандумына кул куя.
Александр Привалов 1990 нчы еллар уртасыннан Россия мәгарифендә узгарылган реформаларны эзлекле тәнкыйтьләүче булып тора. Аның бихисап мәкәләләре һәм чыгышлары бу темага багышланган. Киң танылу алган интервьюлары «Образование погибло», «Школа умерла — никто не заметил», Рус теле җәмгыяте съездында чыгышы һәм башкалар.
Хезмәтләре Привалов Александр — 1000-дән артык китап, мәкалә һәм тикшеренү авторы. Кайбер әсәрләре:
Любитель Отечества. — ISBN 5-367-00182-3 ISBN 978-5-367-00182-2 Скелет наступающему. Источник и две составные части бюрократического капитализма в России. — Издательство: Питер, 2008. — ISBN 978-5-91180-749-8 Андрей Колесников, Александр Привалов. Новая русская идеология. Хроника политических мифов. 1999-2000. — : Издательство ГУ ВШЭ, 2001. — 364 с. — ISBN 5-7598-0098-1
Икәрмәләр
Сылтамалар Александр Привалов в передаче «Школа злословия» Архивная копия от 22 ноябрь 2015 на Wayback Machine (22.11.2004) Встреча с Александром Привалов. Открытый университет Сколково (04.07.2012) Лекция «Информационный рынок — информационный мир — информационная ихтилал» (школа эффективных коммуникаций «Репное») бүлек 1 бүлек 2 О Дне Победы (выступление на конференции TEDxMoscow 15.02.2015) «Образование погибло» Архивная копия от 24 сентябрь 2016 на Wayback Machine (18.10.2013) «Школа умерла — никто не заметил» Архивная копия от 24 сентябрь 2016 на Wayback Machine (2.06.2015) Александр Привалов на радио Вести ФМ. «Советское образование оказалось слишком роскошным» (26.11.2015) Александр Привалов на Радио ВЕРА (15.03.2016) Выступление на Съезде Общества русской словесности Архивная копия от 24 сентябрь 2016 на Wayback Machine (26.05.2016)
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:31 май көнне туганнар Төркем:1950 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Россия журналистлары Төркем:Мәскәүдә туганнар