Уенчыклар хикәясе () ― Pixar Animation Studios киностудиясе тарафыннан Walt Disney Pictures компаниясе белән берлектә төшерелгән америка анимацион фильмы. Бу компьютерда тулысынча эшләнгән өч үлчәмле беренче тулы метражлы фильм һәм «Оскар»га «Иң яхшы оригиналь сценарий» өчен номинацияләнгән беренче мультипликацион фильм (1995).

Америка кино институты аны америка киносы тарихында (99нчы урында) иң яхшы фильмнар исемлегенә керткән.

Мультфильм Америка прокатына 1995 елның 22 ноябрендә чыга һәм күрсәтү вакытында 191 миллион доллардан артык акча җыйган. Җыемнар бөтен дөнья буенча 373 500 000 доллар тәшкил иткән.

Соңрак әлеге мультфильм мотивлары буенча шул ук исемдәге ПК уеннары: Sega Mega Drive, Super Nintendo һәм Nintendo Game Boy, Кытайда NES өчен пират версиясе чыгарылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:МультфильмнарТөркем:Инглиз телендәге фильмнар