Кавказ мөселманнары идарәcе белән бутамагыз
Кавказ арты сөнни һәм шигый мөселманнарының дини идарәләре () ― Россия империясендә Кавказ арты мөселманнарының югары дини оешмалары.
Тарих 1872 елның 5 апрелендә Россия императоры Александр II тарафыннан оештырылган. Император «Кавказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә» һәм «Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә»не имзалаган Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. 47, ч. 1. — СПб., 1875. — С. 379..
Сөнни мөселманнарның югары дини башлыгы ― мөфти, шигый мөселманнарның югары дини башлыгы ― шәйхелислам. Аларны вазифаларына Кавказның гражданлык эшләре бүлеге башлыгы тәкъдиме белән император үзе билгеләгән. Моны да карагыз: Тифлис мәчете 1873 елның 2 гыйнварында Тифлиста тантаналы рәвештә Кваказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе һәм Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе ачыла. Тифлистә ике мәчет — сөнни һәм шигый мәчете эшләгән. Кавказ арты (сөнни) мөселманнары дини идарәсе Сурб-Саркис урамындагы 45нче йортта, Кавказ арты (шигый) Диния нәзарәте Суд урамындагы 12нче йортта урнашкан булган. Возвращение мечети. aidatiflis7.livejournal.com, 31.07.2010
Әлеге дини оешмаларның юрисдикциясе Бакы, Елизаветполь (үзәге Елизаветполь, хәзерге Гәнҗә), Тифлис, Ирәван (үзәге Ирәван, Ереван) губерналары мөселманнарына кагылган.
Искәрмәләр
Әдәбият Павел Густерин. Мусульманское духовенство по законодательству Российской империи. — Саарбрюккен: LAP LAMBERT Academic Publishing, 2014. — 80 с. — ISBN 978-3-659-57965-3.
Сылтамалар Ганич А. «ПОУЧЕНИЕ» ЗАКАВКАЗСКОГО МУФТИЯ И ПРЕДСЕДАТЕЛЯ ЗАКАВКАЗСКОГО МУСУЛЬМАНСКОГО ДУХОВНОГО ПРАВЛЕНИЯ СУННИТСКОГО УЧЕНИЯ
Моны да карагыз Ырынбур мөселман диния нәзарәте Таврида мөселман Диния нәзарәте
Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:1872 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Кавказда ислам Төркем:Россия империясендә ислам Төркем:Россия ислам оешмалары Төркем:Кавказ тарихы