Әл-Фатыйха мәчете (()) – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-хатиб – Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов Мусульманская религиозная организация Махалля г.Туймазы Туймазинского района. Религии Башкортостана.

Тарих

Туймазы шәһәренең үзәк мәчете буларак Ленин урамында 1992 елда төзелгән. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына керә. 2012 елда мәчеттә Сириянең Югары мөфтие булган.

Балалар өчен (6-13 яшьлек) мәчет каршында җәйге Коръән өйрәнү курслары эшли.

Тасвирлама Әл-Фатыйха мәчете – катгый Ислам кануннары буенча төзелгән, яшел төскә буялган бер катлы бина. Фасадында бернинди бизәк тә юк. Биек манарасы гына аның мәчет булуын күрсәтә. Әл-Фатыйха мәчете чирек гасырдан артык элек төзелгән. Тышкы яктан да, эчке яктан да тыйнак бизәлгән, бернинди артык чуар архитектура бизәкләре куллланылмаган. Диварларын Коръән аятьләре генә бизи. Гыйбадәтханә ике өлешкә бүленгән: ислам традициясе буенча, намазлар уку өчен ике – ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары барБиблиоТуймазы. Краеведение: Мечети города Туймазы. Мәчет каршында китапханә эшли, анда дин мәсьәләләренә кагылышлы китаплар, гыйбрәтле нәсерләр, видеоматериаллар, догаларның аудиоязмалары бар. Шулай ук дин тотучылар һәм (аерым)Праздник для детей (Курбан Байрам 2021) аларның балалары өчен Ислам бәйрәмнәре (Ураза, Корбан) оештырыла.

Җитәкчелек Имам-хатиб – Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов Имам – Габделкәрим хәзрәт Яруллин Абдуль-Карим Яруллин ВКонтакте Имам ярдәмчесе – Тимур (Билял) ШабакаевТимур Билял ВКонтактеТимур Билял - YouTube

Искәрмәләр

Сылтамалар Мусульманская религиозная организация Махалля г.Туймазы Туймазинского района . Религии Башкортостана Официальная группа мечети Аль-Фатех в Туймазах БиблиоТуймазы. Краеведение: Мечети города Туймазы Мечеть "Аль-Фатиха" г.Туймазы ВКонтакте Моны да карагыз Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет (Туймазы)

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Туймазы мәчетләре Төркем:1992 елда төзелгән мәчетләр