Фатыйма Мохтарова, Фатыйма Саттар (Аббас) кызы Мохтарова (, 1893 елның 14 (23) марты, Персия, Урмия – 1972 елның 19 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) – азәрбайҗан совет җырчысы (меццо-сопрано), Грузия ССР атказанган (1936), Азәрбайҗан ССР халык (1940) артистыТеатральная энциклопедия. Том III. Под ред. С. Мокульского. М.: Советская энциклопедия. 1964. Стр. 1018.
Тәрҗемәи хәле 1893 елның 14 (23) мартында (вариант: 1898 елда) Грачева Л. Судьба певицы . Годы и люди: [Сб. очерков]. Саратов, 1988. Вып. 3. С. 164-174. Персиянең (хәзерге Иранның Көнбатыш Азәрбайҗан останы) Урмия шәһәрендә туган. Әтисе Аббас Рзаев фарсы «Мухтарова Фатьма Саттаровна». Большая биографическая энциклопедия. (версия: азәрбайҗан)Лучшая в мире Кармен. Из воспоминаний внучки Фатьмы Мухтаровой, Светланы Курочкиной. «Азербайджанский конгресс». 16 ноября 2009 года. милләтеннән, җырчы һәм уйнаучы; әнисе Сара Хәсәнович, липка татары. Тиздән, кызлары тугач, гаилә Россиягә, Ростов-на-Донуга күченә. 1901 елда Фатыйманың әтисе чахотка эләктерә һәм 28 яшендә үлә, әнисе икенче тапкыр шарманкада уйнаучы, милләте буенча Персия азәрбайҗаны булган Саттар Мохтаровка кияүгә чыга. Гаилә ачлы-туклы яши һәм Россия шәһәрләре буйлап озак күченеп йөри, ниһаять, 1910 елда Сарытауда урнашып кала. Биредә Фатыйманың әнисе кызын урам җырчыларына «җыр өйрәнергә» биргән. Тиздән Катя-шарманщица исеме астында украин костюмын кигән кыз бубен һәм гармун тавышына Сарытау урам-мәйданнарында һәм фабрикалар проходнойларында уңышлы гына чыгыш ясый башлый. Аның беренче тыңлаучыларының берсе ― фабрикада эшләүче яшь булган, ул кызның җырлавына сокланган һәм аңа үзе белән булган бөтен акчасын биргән. .
Тиздән Катя Мохтарованың таланты турында журналист Архангельский «Саратовский вестник»та язып чыга. Фатыйманы опера җырчысы улы виолончелист Каменский үз канаты астына ала. Әмма яңа йортта Фатыйманы асрау-хезмәтче итеп күргәннәр. Мондый мөнәсәбәткә үпкәләгән Мохтарова Каменскийлар йортыннан китә һәм Сарытау губернасы шәһәрләре һәм бистәләрендә хәйрия концертлары үткәрүне дәвам итә, журналист Архангельский киңәше буенча, үзенә музыка буенча белем алырлык акча туплый. 1912 елда ул яңа ачылган Сарытау Император консерваториясенә укырга керергә омтылыш ясый, тик «суыкларда җырлап йөреп карлыккан, октавадан кимрәк диапазонлы тавышы» аркасында аны кабул итмиләр. Әмма Мохтаровага танылган опера җырчысы Михаил Медведев игътибар итә, кызны өйрәтергә алына һәм ике атна эчендә аның тавышын көйли. Шулай итеп, Фатыйма Мохтарова – Сарытау консерваториясенең беренче студентлары арасында. Бу чорда ул әти-әнисе белән яшәгән һәм, консерватория уставына карамастан, илнең башка шәһәрләрендә чыгыш ясаган, гаиләне тоткан. 1913 елда шундый гастрольләрнең берсендә Мохтарова Бакуга килеп чыга, анда опера җырчысы Хөсәенкули Сарабский белән таныша. Мохтарованың авыр финанс хәле турында белгәч, Сарабский Баку нефть сәнәгатькәре һәм меценат (җырчының фамилиядәше) яшь җырчыга ярдәм итәргә үгетли, бай эшмәкәр акча бирергә ризалаша.
Һөнәри карьера
Фатыйма Мохтарованың беренче профессиональ чыгышы Сарытау шәһәр театрында (хәзерге ) «Князь Матвей ставкасы» драмасында була. 1914 елда Сарытау консерваториясен тәмамлап, Мохтарова адвокат Александр Малининга кияүгә чыга (тиздән кызлары Ләйлә туа) һәм Мәскәүгә китә. Биредә ул җырлавын Фёдор Шаляпинга, аннары театр эшлеклесе тыңлатуга ирешә, аннары Зиминның опера театрында (хәзер Мәскәүнең Зур театры филиалы) эшләргә дигән тәкъдимне кабул итә. Бу театрда ул «Борис Годунов» операсында Шаляпинның партнеры булган, шулай ук соңыннан аның иң якты һәм истә калырлык роленә әверелгән Кармен партиясен өйрәнгән. 1918 елда Мохтарова Сарытауга бер төркем җырчылар белән кайта һәм беренче тапкыр шул ук елның 31 декабрендә Сарытау опера театрында Кармен ролендә чыгыш ясый.
1910-1911 елларда Фатыйма Мохтарова, Мәскәү опера артисткасы буларак, татар җырларын, көйләрен нота белән җырлап күрсәтә Хатын-кызлардан җырчылар. // Вәли Мортазин, Төхфәт Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. 2нче басма. К.: ТКН, «Җыен» фонды, 1996, 70нче бит.
Революциядән соң Фатыйма Мохтарова Украина, Идел буе, Көньяк Кавказның төрле театрларында чыгыш ясый. Газеталар Мохтарова башкаруындагы Карменның «гадәти булмаган табигый һәм эмоциональ» булуын билгеләп үткән. 1924 елгы Баку гастрольләре вакытында Хозены уйнаган Георгий Нэлепп, саксызлык аркасында, Кармен-Мохтарова аркасына өч сантиметрга якын тирәнлеккә пычак кадый, Мохтарованың итәгеннән кан агуы артистлар баш игәндә генә күренәЛучшая в мире Кармен. Из воспоминаний внучки Фатьмы Мухтаровой, Светланы Курочкиной. «Азербайджанский конгресс». 23 ноября 2009 года..
1921-1937 елларда Казанда, Ленинградта, Тбилисида, Харьковта, Киевта, Одессада җырлый. 1938 елдан – солисты.
1954 елда профессиональ сәхнәне калдырса да, яшь азәрбайҗан җырчыларын укытуын дәвам итә. Аның соңгы концерты Грузия опера һәм балет театрында узган.
Партияләре Полина («Пики дамасы»), Ваня («Иван Сусанин»), Весна («Снегурочка»), Зибель («Фауст»), Кармен («Кармен»); Любаша («»), Любовь («Мазепа»), Марина Мнишек («Борис Годунов»), Амнерис; Азучена («Трубадур»), Ортруда («Лоэнгрнн»), Пугачёв хатыны («», Пащенко), Аксинья («Тын Дон»), Груня («Броненосец Потёмкин», Чишко), Азра («Низами», А. Бадалбәйли) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1936 – Грузия ССР атказанган артисты 1940 – Азәрбайҗан ССР халык артисты
Искәрмәләр
Сылтамалар Мухтарова Фатьма Саттаровна Моны да карагыз Азәрбайҗан сәнгатенә хезмәт иткән татар хатын-кызлары: София Бәсирзадә Мәрзия Давытова
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Азәрбайҗан җырчылары Төркем:Азәрбайҗан ССР халык артистлары Төркем:Грузия ССР атказанган артистлары Төркем:Меццо-сопрано Төркем:Сарытау консерваториясен тәмамлаучылар